Зәбур 1:1—6

  • Ике төрле юл чагыштырыла

    • Аллаһы канунын уку бәхет китерә (2)

    • Тәкъва кеше җимеш бирә торган агач күк (3)

    • Бозыклар җил очырып алып киткән кибәк шикелле (4)

1  Бозыкларның киңәшен тотмаган,Гөнаһ кылучылар юлына басмаган+Һәм мыскыллап көлүчеләр белән утырмаган кеше бәхетле.+  Ул Йәһвә кануныннан рәхәтлек таба+Һәм көне-төне аның кануны турында уйлана.*+  Ул агым сулар буена утыртылган,Үз вакытында җимешен биргән,Яфраклары шиңмәгән агач күк булыр. Ни генә эшләсә дә, ул уңышка ирешер.+  Бозыклар исә андый түгел,Алар җил очырып алып киткән кибәк шикелле.  Шунлыктан бозыкларга хөкем алдында аклану булмас,+Гөнаһ кылучылар да тәкъвалар җыелышында кала алмас.+  Чөнки Йәһвәгә тәкъваларның юлы билгеле,+Ә бозыкларның юлы юкка чыгар.+

Искәрмәләр

Яки «аны акрын тавыш белән укый».