Зәбур 101:1—8

  • Сафлык белән эш итүче идарәче

    • Тәкәбберлекне «түзеп тормам» (5)

    • «Тугрыларга күз салырмын» (6)

Давытның мәдхиясе. Җыр. 101  Тугры мәхәббәт һәм гаделлек турында җырлармын мин. И Йәһвә, сиңа мин мәдхияләр җырлармын.*  Мин акыллылык һәм сафлык белән эш итәрмен. Кайчан син миңа ярдәмгә килерсең? Үз йортымда саф йөрәк+ белән йөрермен.  Күз алдыма һичнинди бозык* нәрсә куймам. Дөрес юлдан тайпылучыларның эшләрен мин нәфрәт итәм,+Мин аларга якын да килмәм.*  Мәкерле күңелле кеше миннән ерак. Начар булганны мин кире кагам.*  Якынына яшертен яла ягучыны+Мин тынсыз итәрмен,*Тәкәббер күзлене һәм һавалы йөрәкленеТүзеп тормам.  Мин җир йөзендәге тугрыларга күз салырмын,Алар минем белән яшәсеннәр өчен. Сафлык юлыннан йөрүче миңа хезмәт итәр.  Бер мәкерле адәм дә минем йортымда яшәмәс,Бер ялганчы да каршымда басып тормас.  Йәһвә шәһәреннән бөтен яманлык кылучыларны бетерер өчен,Таң аткан саен җир йөзендәге явызларны тынсыз итәрмен.*+

Искәрмәләр

Яки «көй уйнармын».
Яки «яраксыз».
Яки «Аларның эшләре миңа ябышмас».
Сүзгә-сүз «белмим».
Яки «һәлак итәрмен».
Яки «һәлак итәрмен».