Зәбур 102:1—28
Җәбер күргән кешенең күңеле төшенке* чакта һәм Йәһвә алдында кайгысын бушаткан чакта әйткән догасы.+
102 И Йәһвә, догамны ишет,+Ярдәм сорап ялваруым сиңа ирешсен иде.+
2 Кайгылы чагымда миннән йөзеңне борма.+
Колак сал миңа.*
Сине чакырганда, миңа шунда ук җавап бир.+
3 Чөнки көннәрем төтен шикелле юкка чыга бара,Сөякләрем утлы күмер шикелле янып бетә.+
4 Тамагыма аш үтми,Йөрәгем җәрәхәтләнде һәм үлән төсле көйде.+
5 Каты ыңгырашудан+Мин коры сөяккә калдым.+
6 Мин чүлдәге баба́ кошына* охшаш,Хәрабәләр арасындагы ябалак сыманмын.
7 Мин йокламый ятам.*
Өй түбәсендәге ялгыз кош шикелле мин.+
8 Дошманнарым көннәр буе миннән мыскыллап көлә.+
Мәсхәрәләүчеләр,* исемемне кулланып, мине ләгънәт итә.
9 Мин, икмәк ашагандай, көл ашыйм,+Эчемлегем күз яшьләре белән катыштырылган+
10 Синең ярсуың һәм ачуың аркасында.
Мине ташлар өчен генә күтәрдең бит син мине.
11 Көннәрем югала барган күләгә* төсле,+Үлән шикелле корый барам мин.+
12 Әмма син, и Йәһвә, мәңге торасың,+Даның* буыннан-буынга яшәр.+
13 Син, һичшиксез, күтәрелеп, Сионга шәфкать күрсәтерсең,+Чөнки аңа илтифат күрсәтергә вакыт җитте,+Билгеләнгән вакыт килде.+
14 Хезмәтчеләрең аның ташларын хуш күрә,+Хәтта аның туфрагын да якын итәләр.+
15 Халыклар — Йәһвә исеменнән,Җирнең бөтен патшалары синең даныңнан куркыр.+
16 Чөнки Йәһвә Сионны яңадан торгызыр,+Ул үзенең даны белән килер.+
17 Ул мохтаҗларның догасына игътибар итәр,+Аларның догаларын кире какмас.+
18 Бу киләчәк буын өчен язылган,+Туасы* халык Йәһне мактасын өчен.
19 Йәһвә үзенең изге биеклегеннән түбәнгә карый,+Күкләрдән җирне күздән кичерә.
20 Тоткыннарның көрсенүен ишетер өчен,+Үлемгә хөкем ителгәннәрне азат итәр өчен ул шулай эшли.+
21 Нәтиҗәдә, Йәһвәнең исеме Сионда игълан ителә,+Аны мактау сүзләре Иерусалимда яңгырый,
22 Халыклар һәм патшалыкларЙәһвәгә хезмәт итәр өчен бергә җыелган чакта.+
23 Ул мине көчемнән вакытсыз мәхрүм итте,Көннәремне кыскартты.
24 Мин: «И Раббым,— дидем,—Мине гомерем уртасында алып китмә,Синең елларың бит буыннан-буынга килә.+
25 Син җирнең нигезләрен инде күптән салдың,Күкләрне дә синең кулларың булдырды.+
26 Алар юкка чыгачак, ә син калачаксың.
Алар барысы кием шикелле тузып бетәчәк.
Киемне алыштыргандай, син аларны алыштырырсың, һәм алар юк булыр.
27 Әмма син һәрвакыт шул ук, гомер елларың мәңге бетмәс.+
28 Хезмәтчеләреңнең балалары имин яшәр,Аларның нәселе синең каршыңда иминлектә гомер сөрер».+
Искәрмәләр
^ Яки «кешенең хәлсезләнгән».
^ Яки «Иелеп тыңла мине».
^ Ягъни пеликанга.
^ Я, бәлки, «Мин кибеп беттем».
^ Яки «Мине юләргә санаучылар».
^ Яки «озыная барган күләгә».
^ Яки «Исемең». Сүзгә-сүз «Истәлегең».
^ Сүзгә-сүз «Барлыкка китереләчәк».