Зәбур 105:1—45
105 Йәһвәгә рәхмәтләр белдерегез,+ аның исемен чакырыгыз,Халыклар арасында аның эшләрен игълан итегез!+
2 Җыр җырлагыз* аңа, мәдхияләр җырлагыз,Аның барлык гаҗәеп эшләре турында уйланыгыз.*+
3 Аның изге исеме белән мактаныгыз.+
Йәһвәне эзләүчеләрнең күңелләре сөенсен.+
4 Йәһвәне һәм аның көч-куәтен эзләгез.+
Аның хуплавын* һәрчак эзләгез.
5 Кылган гаҗәеп эшләрен,Могҗизаларын һәм чыгарган хөкемнәрен истә тотыгыз,+
6 Әй Аллаһының хезмәтчесе Ибраһимның токымы,*+Ягъкуб угыллары, аның сайланганнары.+
7 Ул — Йәһвә, безнең Аллаһыбыз.+
Аның хөкем карарлары* бөтен җир йөзендә гамәлдә тора.+
8 Ул үз килешүен — мәңге,+Биргән вәгъдәсен* мең буын дәвамында исендә тота,+
9 Бу килешүне ул Ибраһим белән төзеде,+Антны Исхакка бирде.+
10 Аны ул карар итеп — Ягъкубка,Гасырларга төзелгән килешү итеп Исраилгә бирде
11 Һәм: «Сиңа мирас итеп+Кәнга́н җирен бүлеп бирәм»+,— диде.
12 Ул вакытта алар аз санлы иде,+Әйе, бик аз иде, һәм алар анда чит ил кешеләре булып яшәде.+
13 Алар халыктан халыкка,Патшалыктан патшалыкка йөрде.+
14 Ул берәүгә дә аларны җәберләргә бирмәде.+
Ул алар хакына патшаларны шелтәләп:+
15 «Майланганнарыма тимәгезҺәм пәйгамбәрләремә һичнинди начарлык кылмагыз»,— диде.+
16 Ул җиргә ачлык китергән,+Аларның җыйган икмәген юкка чыгарган.*
17 Ул үз хезмәтчеләре алдыннан бер кешене җибәргән.
Бу кеше коллыкка сатылган Йосыф булган.+
18 Богаулар салып, аның аякларын чикләгәннәр.*+
Муены* зынҗыр белән богауланган булган,
19 Сүзе чынга ашканчы;+Йәһвәнең сүзләре аны сафландырган.
20 Патша аны азат итәргә боерган,+Халыклар идарәчесе аны иреккә чыгарган.
21 Ул аны өйдәгеләре өстеннән — хуҗа,Бөтен милке өстеннән идарәче итеп куйган,+
22 Үз түрәләре өстеннән җаны теләгәнчә хакимлек итсен өчен,Аксакалларын зирәклеккә өйрәтсен өчен.+
23 Аннары Исраи́л Мисырга килгән,+Ягъкуб Хам җирендә чит ил кешесе булып яшәгән.
24 Аллаһы үз халкын гаять күбәйткән,+Ул аларны дошманнарына караганда көчлерәк иткән.+
25 Аларның йөрәкләрендә үз халкына карата нәфрәтнең үсүенәҺәм хезмәтчеләренә каршы мәкер коруына юл куйган.+
26 Ул үз хезмәтчесе Мусаны+Һәм үзе сайлаган Һарунны+ җибәргән.
27 Алар аның галәмәтләрен,Хам җирендә аның могҗизаларын күрсәткән.+
28 Ул караңгылык җибәргән, һәм җирдә караңгылык урнашкан,+Алар аның сүзенә каршы төшмәгән.
29 Ул аларның суларын канга әйләндергән,Балыкларын үтереп бетергән.+
30 Аларның илендә,Хәтта патша бүлмәләрендә, бакалар мыжлап торган.+
31 Аның боерыгы буенча, җирне кигәвеннәр басып алган,
Аларның бар җирләре черки белән тулган.+
32 Ул аларга яңгыр урынына боз яудырган,Җирләренә яшен* җибәргән.+
33 Ул аларның йөзем һәм инҗир агачларын харап иткән,Яшәгән җирләрендәге бөтен агачларны чәрдәкләп бетергән.
34 Әйткән сүзе буенча, җирне саранча,Исәпсез-хисапсыз яшь саранча басып алган.+
35 Алар шул җирдәге бар үсемлекләрне,Җирдәге уңышны ашап бетергән.
36 Аннары ул аларның җирендә беренче туган һәр баланы,+Аларның ирлек куәтенең беренче җимешен һәлак иткән.
37 Ул үз халкын көмеш һәм алтын белән алып чыккан,+Аның кабиләләре арасында берсе дә хәлдән таеп егылмаган.
38 Исраиллеләр киткәч, Мисыр сөенгән,Чөнки Исраил аркасында алар бик нык куркуга төшкән булган.+
39 Аларны ышыклау өчен, ул болыт җәйгән,+Төнлә якты булсын өчен, ут биргән.+
40 Алар ит сораган, һәм ул бытбылдыклар җибәргән,+Аларны күктән иңгән икмәк белән туендырып торган.+
41 Ул кыяны ярган, һәм сулар ургылган,+Чүл буйлап елгадай аккан.+
42 Чөнки Аллаһы үз хезмәтчесе Ибраһимга биргән изге вәгъдәсен истә тоткан.+
43 Шулай итеп ул үз халкын тантана белән,Үзенең сайланганнарын шатлыклы авазлар белән алып чыккан.+
44 Ул аларга халыкларның җирләрен биргән,+Алар башка халыкларның тырыш хезмәт җимешләрен мирас итеп алган.+
45 Ул моны алар аның күрсәтмәләрен тотсыннар өчен,+Кануннарын үтәп яшәсеннәр өчен эшләгән.
Йәһне* мактагыз!
Искәрмәләр
^ Я, бәлки, «сөйләгез».
^ Яки «Көй уйнагыз».
^ Сүзгә-сүз «йөзен».
^ Сүзгә-сүз «орлыгы».
^ Яки «законнары».
^ Сүзгә-сүз «Боерган сүзен».
^ Сүзгә-сүз «икмәк [эленгән] һәр таякны сындырган». Күрәсең, икмәк саклау өчен кулланылган таяклар күздә тотыла.
^ Яки «Җаны».
^ Сүзгә-сүз «авырттырганнар».
^ Яки «ут ялкыннары».
^ Йәһвә исеменең кыска формасы.