Зәбур 106:1—48

  • Исраилнең рәхмәтле булмавы

    • Алар Аллаһының кылган эшләрен бик тиз оныткан (13)

    • Аллаһының данын үгез сурәтенә алмаштырган (19, 20)

    • Аллаһының вәгъдәсенә ышанмаган (24)

    • Багалга гыйбадәт кыла башлаган (28)

    • Балаларын җеннәргә корбанга китергән (37)

106  Йәһне* мактагыз! Йәһвәгә рәхмәтләр белдерегез, чөнки ул игелекле,+ Аның тугры мәхәббәте мәңгелек.+  Йәһвәнең кодрәтле эшләрен тулысынча кем игълан итә ала? Мактауга лаек бар эшләрен кем белдерә ала?+  Гаделлек белән эш итүче,Һәрвакыт тәкъва эшләр кылучы кешеләр бәхетле.+  И Йәһвә, халкыңа илтифат күрсәткәндә, мине исеңә төшер.+ Минем турында кайгырт һәм коткар мине.  Шулчак мин сайланганнарыңа кылган яхшылыгыңны күреп сөенер идем,+ Халкың белән бергә куаныр идем,Мирасың белән бергә сине горурланып мактар* идем.  Без, ата-бабаларыбыз кебек, гөнаһ кылдык,+Начарлык эшләдек, явызлык кылдык.+  Ата-бабаларыбыз Мисырда синең гаҗәеп эшләрең өчен рәхмәтле булмаган.* Алар мул итеп күрсәткән тугры мәхәббәтеңне онытканҺәм диңгез — Кызыл диңгез буенда чуалыш китереп чыгарган.+  Әмма үзенең исеме хакына ул аларны+Үз кодрәтен башкаларга билгеле итәр өчен коткарган.+  Аның боерыгы* буенча Кызыл диңгез кипкән. Ул аларны аның тирәнлекләреннән чүлдән алып баргандай алып барган.+ 10  Ул аларны нәфрәт итүчеләре кулыннан коткарган,+Дошман кулыннан үзенә кайтарган.+ 11  Сулар аларның дошманнарын каплаган,Берәү дә исән калмаган.+ 12  Шунда алар аның вәгъдәсенә иман иткән,+Аны мактап җырлый башлаган.+ 13  Ләкин алар аның кылган эшләрен бик тиз оныткан,+Аңардан җитәкчелек көтмәгән. 14  Алар чүлдә үз нәфесләренә* бирелгән,+Сахрада Аллаһыны сынаган.+ 15  Ул аларга сораганнарын биргән,Әмма аларга аяктан егарлык чир җибәргән.+ 16  Алар МусаданҺәм Йәһвәнең изге хезмәтчесе+ Һаруннан+ көнләшә башлаган. 17  Шунда җир, ачылып, Датанны йоткан,Абира́м янында җыелганнарны упкан.+ 18  Аларның төркеме арасында ялкынлы ут кабынган,Ут ялкыны явызларны йоткан.+ 19  Алар Хоребта бозау ясаганҺәм сынга* табынган,+ 20  Минем данымныҮлән ашаган үгез сурәтенә алмаштырган.+ 21  Алар Аллаһыны — үзләренең Коткаручысын оныткан.+ Ул Мисырда бөек эшләр кылган,+ 22  Хам җирендә — гаҗәеп эшләр,+Кызыл диңгез буенда курку-хөрмәт уяткан эшләр башкарган.+ 23  Ул аларны кырып бетерергә дип боерык бирергә җыенган,Әмма Муса — аның сайланган хезмәтчесе —Аңардан һәлакәтле ачуын басып калуын үтенгән.*+ 24  Аларның гаҗәеп җирдән күңеле кайткан,+Алар аның вәгъдәсенә ышанмаган.+ 25  Алар үз чатырларында зарланудан туктамаган,+Йәһвәнең авазын тыңламаган.+ 26  Шунлыктан ул кулын күтәреп ант иткәнАларны чүлдә юк итәргә,+ 27  Аларның токымнарын халыклар арасыннан юкка чыгарырга,Аларны башка җирләргә таратып җибәрергә.+ 28  Аннары алар Пигу́р Багалына гыйбадәт кыла башлаган,+Җансыз нәрсәләргә китерелгән корбаннарны* ашаган. 29  Алар үз гамәлләре белән аның ачуын чыгарган,+Шунда алар кырыла башлаган.+ 30  Ләкин Пинхә́с торып, кыю эш иткәч,Аларның кырылуы тукталган.+ 31  Һәм моның өчен ул буыннан-буынга, мәңгегәТәкъва дип танылган.+ 32  Алар Мәрибә́* сулары янында аның ачуын чыгарган,Һәм алар аркасында Муса аяныч хәлгә төшкән.+ 33  Алар аның рухын ярсыткан,Һәм ул теле белән дуамал сүзләр әйткән.+ 34  Йәһвә боерса да,+Алар халыкларны кырып бетермәгән,+ 35  Ә халыклар белән кушылып китеп,+Аларның юлларын үзләштергән.+ 36  Аларның потларына табынган,+Һәм бу алар өчен тозак булып киткән.+ 37  Алар үз улларынҺәм үз кызларын җеннәргә корбан итеп китергән.+ 38  Алар гаепсез кеше канын+Кәнга́н потларына корбанга китергән+Улларының һәм кызларының канын түккән. Һәм җир йөзе кан коюдан нәҗесләнгән. 39  Алар үз гамәлләре аркасында нәҗес булып киткән,Эшләре белән аңа хыянәт иткән.*+ 40  Шуңа Йәһвәнең үз халкына ачуы кабынган,Аның күңеле үз мирасыннан бизә башлаган. 41  Нәфрәт итүчеләре алар өстеннән хакимлек итсен өчен,+Ул күп тапкырлар аларны халыклар кулына тапшырган.+ 42  Дошманнары аларны җәберләгәнҺәм үз хакимлегенә* буйсындырган. 43  Ул күп мәртәбәләр аларны коткарган,+Ләкин алар һаман баш күтәргән, буйсынмаган+Һәм үз җинаятьләре өчен түбәнсетелгән.+ 44  Әмма ул аларның газап чигүләрен күргән+Һәм ярдәм сорап аваз салуларын ишеткән.+ 45  Ул алар хакына үз килешүен исенә төшереп,Үзенең бөек* тугры мәхәббәте буенча кызгану хисе кичергән,*+ 46  Аларны әсир иткән һәммәсенең күңелендәАларга карата кызгану хисе уяткан.+ 47  И Йәһвә Аллаһыбыз, коткар безне,+Безне халыклар арасыннан җый,+Шулчак без синең изге исемеңә рәхмәтләр белдерер идек,Сине куанып мактар идек.+ 48  Исраи́л Аллаһысы Йәһвә макталсын идеМәңгедән-мәңгегә.+ Бөтен халык «Амин!»* дисен. Йәһне* мактагыз!

Искәрмәләр

Йәһвә исеменең кыска формасы.
Яки «синең белән мактаныр».
Яки «гаҗәеп эшләреңнең мәгънәсенә төшенмәгән».
Сүзгә-сүз «Аның шелтәсе».
Яки «эгоистик теләкләренә».
Яки «металл сынга».
Яки «Һәлакәтле ачуын басып калу өчен, аның алдында стена тишегенә баскандай баскан».
Ягъни үле кешеләргә я җансыз илаһларга китерелгән корбаннарны.
Мәгъ. «талашу».
Яки «рухи фәхешлек кылган», ягъни башка илаһларга хезмәт иткән.
Сүзгә-сүз «кулына».
Яки «юмарт».
Яки «үкенгән».
Яки «Шулай булсын!»
Йәһвә исеменең кыска формасы.