Зәбур 107:1—43

  • Аллаһыга гаҗәеп эшләре өчен рәхмәтләр белдерү

    • «Ул аларны дөрес юлдан алып барган» (7)

    • Сусаганга — су, ачыкканга ризык биргән (9)

    • «Аларны дөм караңгылыктан чыгарган» (14)

    • «Үзенең сүзен җибәреп, аларны савыктырган» (20)

    • Ярлыларны җәберләүдән яклый (41)

107  Йәһвәгә рәхмәтләр белдерегез, чөнки ул игелекле,+Аның тугры мәхәббәте мәңгелек.+  Моны Йәһвә тарафыннан йолып алынганнар әйтсен,Ул аларны дошман кулыннан* йолып алган,+  Ул аларны башка җирләрдән бергә җыйган,+Көнчыгыш һәм көнбатыштан,Төньяктан һәм көньяктан.+  Алар чүл, сахра буйлап адашып йөргән,Үзләре яши алырлык шәһәргә юл тапмаган.  Алар ачыккан, сусаган,Тилмерүдән җаннары алҗып беткән.  Газап чиккәндә алар Йәһвәгә ялварып аваз салган,+Һәм ул аларны авыр хәлләреннән коткарган.+  Алар яши алырлык шәһәргә килсен өчен,+Ул аларны дөрес юлдан алып барган.+  Халык Йәһвәгә аның тугры мәхәббәте,Адәм балалары хакына кылган гаҗәеп эшләре өчен+ рәхмәтләр белдерсен.+  Чөнки ул сусаган җанны эчерткән,Ачыккан җанны ризык-нигъмәт белән туендырган.+ 10  Кайберәүләр дөм караңгылыкта гомер сөргән,Газап һәм богаулар белән богауланып. 11  Чөнки алар Аллаһы сүзенә каршы баш күтәргән,Аллаһы Тәгаләнең киңәшен санга сукмаган.+ 12  Шул сәбәптән ул аларның йөрәкләрен кыенлыклар аша юашландырган;+Алар абынган, сөртенгән, берәү дә аларга ярдәм итмәгән. 13  Газап чиккәндә алар ярдәм сорап Йәһвәгә ялварган,Һәм ул аларны авыр хәлләреннән коткарган. 14  Ул аларны дөм караңгылыктан чыгарганҺәм богауларын өзеп ташлаган.+ 15  Халык Йәһвәгә аның тугры мәхәббәте,+Адәм балалары хакына кылган гаҗәеп эшләре өчен рәхмәтләр белдерсен. 16  Чөнки ул бакыр ишекләрне җимергән,Тимер бикләрне ватып ташлаган.+ 17  Алар акылсыз булган һәм газап чиккән,+Үз җинаятьләре һәм гөнаһлары аркасында.+ 18  Аларның тамагына аш үтмәгән,*Алар үлем капкаларына якынлаша барган. 19  Газап чиккәндә алар ярдәм сорап Йәһвәгә ялварган,Һәм ул аларны авыр хәлләреннән коткарган. 20  Ул үзенең сүзен җибәреп, аларны савыктырган+Һәм төшкән чокырларыннан коткарган. 21  Халык Йәһвәгә аның тугры мәхәббәте,Адәм балалары хакына кылган гаҗәеп эшләре өчен рәхмәтләр белдерсен. 22  Алар рәхмәт бүләкләре китерсен,+Аның эшләрен шатлыклы авазлар белән игълан итсен. 23  Диңгез буйлап корабларда йөзеп йөрүчеләр,Су киңлекләрендә кәсеп итүчеләр+ 24  Йәһвәнең эшләрен,Упкындагы гаҗәеп эшләрен күрә,+ 25  Аның сүзеннән давыл купканын,+Диңгез дулкыннарын күтәреп. 26  Корабтагылар күкләргә күтәрелә,Тирәнлекләргә төшә. Котылгысыз бәладән кыюлыклары җуела. 27  Алар исерек кеше төсле әйләнә, чайкала,Бар осталыклары файдасыз булып чыга.+ 28  Шунда алар, бәла кичергәнгә, Йәһвәгә ялварып кычкыра,+Һәм ул аларны авыр хәлләреннән коткара. 29  Ул давылны тынычландыра —Диңгез дулкыннары тына.+ 30  Дулкыннар басылгач, алар куана,Һәм ул аларны үзләре теләгән тыныч урынга алып бара. 31  Халык Йәһвәгә аның тугры мәхәббәте,Адәм балалары хакына кылган гаҗәеп эшләре өчен рәхмәтләр белдерсен.+ 32  Халык җыенында аны югарыласыннар,+Өлкәннәр утырышында аны мактасыннар. 33  Ул дәрьяларны — сахраларга,Су чыганакларын коры җиргә әйләндерә,+ 34  Бәрәкәтле җирне ташландык җиргә әверелдерә,+Анда яшәүчеләрнең яманлыгы аркасында. 35  Ул сахраны — камышлы сулыкларга,Коры җирне су чыганакларына әйләндереп,+ 36  Шунда ачыкканнарны яшәтә,+Үзләренә яшәргә шәһәр салсыннар өчен.+ 37  Алар кырларга иген чәчә һәм йөзем агачлары утырта,+Һәм алар мул уңыш китерә.+ 38  Ул аларга фатихасын бирә, һәм алар гаять күбәя;Ул малларының азаюына юл куймый.+ 39  Әмма халык кабат азая һәм түбәнсетелә,Җәбер, бәла-каза һәм кайгы-хәсрәт аркасында. 40  Ул мирзаларга җирәнүен белдерә,Аларны юлсыз чүлләрдән йөртә,+ 41  Ярлыларны исә җәберләүдән яклый,*+Гаиләләрен сарык көтүедәй ишәйтә. 42  Намуслылар, моны күреп, сөенә,+Ә бар гаделсезләр авызларын яба.+ 43  Һәр зирәк кеше боларны күрер+Һәм Йәһвәнең тугры мәхәббәт күрсәтеп кылган эшләрен җентекләп тикшерер.+

Искәрмәләр

Яки «хакимлегеннән».
Яки «җаннары һәртөрле ризыктан бизгән».
Яки «югарыга куя», ягъни кул җитмәслек урынга.