Зәбур 108:1—13

  • Җиңү бирү турында дога

    • «Кешеләрдән килгән котылу файдасыз» (12)

    • «Аллаһы безгә көч бирер» (13)

Җыр. Давытның мәдхиясе. 108  Минем йөрәгем нык, и Аллаһым. Бөтен барлыгым белән сиңа мактау җыры җырлармын.+  Әй кыллы музыка коралы, һәм син дә, арфа, уян.+ Мин таңны уятырмын.  Сине мин, и Йәһвәм, халыклар алдында мактармын,Милләтләр алдында сиңа мәдхияләр җырлармын.*  Чөнки синең тугры мәхәббәтең бөек, күкләргә кадәр җитә,+Тугрылыгың болытларга кадәр ирешә.  И Аллаһы, дәрәҗәң күкләрдән дә югарырак күтәрелсен,Даның бөтен җир йөзеннән дә югарырак булсын.+  Яратканнарыңны саклап калу өчен,Безне уң кулың белән коткар һәм миңа җавап бир.+  Изге* Аллаһы болай диде: «Мин куанып сөенермен, Шехемне+ халкыма мирас итеп бирермен,Сохкә́т+ үзәнен халкыма үлчәп бирермен.  Гила́д+ та, Манашше́ да минеке,Ифраи́м — башыма башлык,*+Яһүд — идарәче таягым.+  Моа́б — юынгычым.+ Эдомга мин сандалымны ташлармын,+Филистигә тантана белән кычкырырмын».+ 10  Ныгытылган шәһәрне яулап алырга миңа кем булышыр? Кем мине Эдомга каршы алып барыр?+ 11  Син түгелме соң, безне кире каккан Аллаһы,Гаскәрләребез белән бүтән чыкмаучы Аллаһыбыз?+ 12  Бәлаләр кичергәндә безгә ярдәм ит,+Чөнки кешеләрдән килгән котылу файдасыз ул.+ 13  Аллаһы безгә көч бирер,+Ул дошманнарыбызны таптар.+

Искәрмәләр

Яки «көй уйнармын».
Я, бәлки, «Изге урыныннан».
Сүзгә-сүз «ныгытма».