Зәбур 11:1—7

  • Йәһвәдә сыеныч табу

    • «Йәһвә — үзенең изге гыйбадәтханәсендә» (4)

    • Аллаһы җәбер-золым яратучы һәркемне нәфрәт итә (5)

Дирижер өчен. Давытның мәдхиясе. 11  Мин Йәһвәдә сыеныч таптым.+ Ничек соң сез миңа:* «Кош шикелле, үз тавыңа очып кит! — дип әйтә аласыз? —  Кара, явызлар ничек җәяләрен бөгә,Караңгылык эченнән намуслы йөрәклеләргә атарга дип,Алар укларын җәя керешенә куя.  Нигезләр* җимерелсә,Тәкъвалар нәрсә эшли алсын?»  Йәһвә — үзенең изге гыйбадәтханәсендә.+ Йәһвәнең тәхете — күкләрдә.+ Аның күзләре һәркемне күреп тора, күзәтүчән күзләре адәм балаларын тикшерә.+  Йәһвә тәкъваны да, явызны да күзәтә.+ Җәбер-золым яратучы һәркемне ул* нәфрәт итә.+  Явызларга ул күп тозаклар корыр,*Ут, күкерт+ һәм көйдергеч җил аларның өлеше* булыр.  Чөнки Йәһвә гадел,*+ ул тәкъвалык эшләрен хуш күрә.+ Намуслы кешеләр аның йөзен* күрер.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «минем җаныма».
Яки «Гаделлек нигезләре».
Яки «аның җаны; аның бөтен барлыгы».
Я, бәлки, «ул утлы күмерләр яудырыр».
Сүзгә-сүз «касәсе».
Яки «тәкъва».
Яки «илтифатын».