Зәбур 110:1—7

  • Мәликсадыйк шикелле патша һәм рухани

    • «Дошманнарың арасында хакимлек ит» (2)

    • Яшьләр чык бөртекләредәй (3)

Давытның мәдхиясе. Җыр. 110  Йәһвә минем Хуҗама: «Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы,+Утыр минем уң ягымда»+,— диде.  Хакимлек таягыңны сузып, Йәһвә Сионнан: «Бар, дошманнарың арасында хакимлек ит»+,— дияр.  Син үз гаскәреңне сугышка алып барган көнне* халкың әзер торыр. Синең таң тудырган чык бөртекләредәй гаять күп яшьләрең бар. Алар аша мәһабәт изгелек чагыла.  Йәһвә ант итте һәм антын бозмас:* «Син — Мәликсады́йк шикелле рухани,+Син мәңге рухани булачаксың!»+  Йәһвә синең уң ягыңда булыр,+Ачуы көнендә ул патшаларны тар-мар итәр.+  Ул халыкларга каршы* чыгарылган хөкемне үтәр,+Җирне мәетләр белән тутырыр.+ Ул чиксез киң җирнең* идарәчесен* тар-мар итәр.  Ул* юл буендагы агымсудан су эчәр. Шунлыктан башы югары күтәрелгән булыр.

Искәрмәләр

Яки «хәрби хәлгә китергән көнне».
Яки «бер дә үкенмәс».
Яки «халыклар арасында».
Яки «бөтен җирнең».
Сүзгә-сүз «башын».
1 нче шигырьдәге «Хуҗам» турында сүз бара.