Зәбур 112:1—10

  • Тәкъва кеше Йәһвәне тирән хөрмәт итә

    • Юмарт бирүче чәчәк ата (5)

    • «Тәкъва кешене мәңге истә тотарлар» (6)

    • Юмарт кеше ярлыларга булыша (9)

112  Йәһне* мактагыз!+ א [әлиф] Йәһвәне тирән хөрмәт иткән кеше,+ב [бәт] Аның әмерләрен үтәүдән зур рәхәтлек тапкан кеше бәхетле.+ ג [гимел]  Аның токымнары җир йөзендә куәтле булачак,ד [дәлит] Намуслылар буыны фатихаланачак.+ ה [хе]  Аның йортында — муллык һәм байлык,ו [вав] Аның тәкъвалыгы мәңге тора. ז [зәйин]  Ул намуслылар өчен караңгылыкта уттай балкый.+ ח [хет] Ул кызганучан,* шәфкатьле+ һәм тәкъва. ט [тет]  Бурычка юмарт* бирүченең барысы да ал да гөл.+ י [йод] Ул үз эшләрен гаделлек белән алып бара. כ [каф]  Ул беркайчан да какшамас.+ ל [ләмид] Тәкъва кешене мәңге истә тотарлар.+ מ [мем]  Ул начар хәбәрләрдән курыкмас.+ נ [нун] Аның йөрәге нык, Йәһвәгә таяна.+ ס [сәмих]  Аның йөрәге какшамас,* ул курыкмас,+ע [әйин] Ахыр чиктә, ул үз дошманнарына тантана белән карар.+ פ [пе]  Ул юмарт өләшә, ярлыларга булыша.+ צ [тсаде] Аның тәкъвалыгы мәңгелек.+ ק [коф] Аның куәте* дан белән югары күтәрелер. ר [реш] 10  Моны күреп, явызның йөзе караңгыланыр. ש [шин] Ул тешләрен шыкырдатыр һәм юк булыр. ת [тау] Явызларның теләкләре тормышка ашмас.+

Искәрмәләр

Йәһвә исеменең кыска формасы.
Яки «киң күңелле».
Яки «киң күңеллелек күрсәтеп».
Яки «тәвәккәл; нык».
Сүзгә-сүз «мөгезе».