Зәбур 113:1—9

  • Югарыда яшәгән Аллаһы гади кешене күтәрә

    • Йәһвәнең исеме мәңге макталсын (2)

    • Аллаһы иелә (6)

113  Йәһне* мактагыз! Әй Йәһвәнең хезмәтчеләре, аны мактагыз,Йәһвәнең исемен мактагыз.  Йәһвәнең исеме макталсын,Хәзер һәм мәңге.+  Көнчыгыштан көнбатышка хәтле Йәһвәнең исеме макталсын.+  Йәһвә бар халыклардан югары,+Аның даны күкләрдән биек.+  Югарыда яшәгән*Йәһвә Аллаһыбызга тиң кем бар?+  Ул күк белән җирне күздән кичерү өчен иелә,+  Гади кешене туфрактан күтәрә. Ярлыны көл өеменнән* торгыза,+  Аны мирзалар —Үз халкының мирзалары белән утырту өчен.  Ул балага уза алмаган хатынны үз йортындаБала* табу бәхетенә ирештерә.+ Йәһне* мактагыз!

Искәрмәләр

Йәһвә исеменең кыска формасы.
Яки «Тәхеттә утырган».
Я, бәлки, «чүплектән».
Сүзгә-сүз «Угыллар».
Йәһвә исеменең кыска формасы.