Зәбур 114:1—8

  • Исраилнең Мисырдан азат ителүе

    • Диңгез кача (5)

    • Таулар сарык тәкәләредәй сикерә (6)

    • Каты кыяташ су чыганакларына әйләнә (8)

114  Исраи́л — Мисырдан,Ягъкуб йорты чит-ят бер телдә сөйләшкән халык арасыннан чыккач,+  Яһүд — Аның изге урыны,Исраил Аның биләмәсе булып китте.+  Диңгез, моны күреп, качты,+Үрдү́н кире борылды.+  Таулар сарык тәкәләредәй,Калкулыклар бәрәннәрдәй сикерде.+  Әй диңгез, нигә качтың?+ Үрдүн, ник кире борылдың?+  Әй таулар, ник сез сарык тәкәләредәй,Калкулыклар, нигә бәрәннәрдәй сикердегез?  Әй җир, Раббы алдында,Ягъкуб Аллаһысы алдында тетрә.+  Ул кыяны — камышлы сулыкка,Каты кыяташны су чыганакларына әйләндерә.+

Искәрмәләр