Зәбур 116:1—19
116 Мин Йәһвәне яратам,Чөнки ул* минем авазымны, ярдәм сорап ялваруымны ишетә.+
2 Ул миңа колак сала,*+Һәм мин аны исән көннәремдә чакырырмын.
3 Үлем баулары мине чорнап алды,Мин Кабер тырнагына эләккәндәй булдым.*+
Газаплардан һәм кайгы-хәсрәттән йончып беткән идем.+
4 Әмма мин: «И Йәһвә, коткар мине!» — диеп,Йәһвәнең исемен чакырдым.+
5 Йәһвә кызганучан* һәм тәкъва,+Безнең Аллаһыбыз шәфкатьле.+
6 Йәһвә тәҗрибәсезләрне яклый.+
Мин изелгән идем, әмма ул мине коткарды.
7 Җаным* янә ял итеп алсын,Чөнки Йәһвә миңа карата игелекле булды.
8 Син җанымны үлемнән коткардың,Күзләремне күз яшеннән, аягымны абынудан сакладың.+
9 Мин тереләр җирендә Йәһвә алдында йөрермен.
10 Мин Аллаһыга иман иттем, шунлыктан сөйләдем дә.+
Бик нык газапландым.
11 Мин шомга төшеп:
«Һәр адәм — ялганчы»+,— дидем.
12 Миңа кылган бар яхшылыгы өченЙәһвәгә ни кайтарыйм?
13 Мин коткару* касәсеннән эчәрменҺәм Йәһвәнең исемен чакырырмын.
14 Йәһвәгә биргән вәгъдәләремнеАның бөтен халкы алдында үтәрмен.+
15 Тугрыларының үлеме —Йәһвә өчен җитди югалту.*+
16 Сиңа ялварам мин, и Йәһвә,Мин бит синең хезмәтчең.
Мин синең хезмәтчең, кол хатыныңның улы.
Син мине богаулардан азат иттең.+
17 Мин сиңа рәхмәт бүләге китерермен,+Йәһвәнең исемен чакырырмын.
18 Йәһвәгә биргән вәгъдәләремнеАның бөтен халкы алдында үтәрмен,+
19 Йәһвә йортының ишегалларында,+Иерусалим шәһәрендә.
Йәһне* мактагыз!+
Искәрмәләр
^ Я, бәлки, «Миндә ярату яши, чөнки Йәһвә».
^ Яки «мине тыңлар өчен иелә».
^ Сүзгә-сүз «Шеол газаплары мине эзләп тапты».
^ Яки «киң күңелле».
^ Яки «бөек коткару».
^ Сүзгә-сүз «кыйммәтле».
^ Йәһвә исеменең кыска формасы.