Зәбур 118:1—29

  • Җиңүе өчен Йәһвәгә рәхмәтләр белдерү

    • «Мин Йәһне чакырдым», ул җавап бирде (5)

    • «Йәһвә минем яклы» (6, 7)

    • Кире кагылган таш иң мөһим почмак ташы булып китә (22)

    • «Йәһвә исеме хакына килүче» (26)

118  Йәһвәгә рәхмәтләр белдерегез, чөнки ул игелекле,+Аның тугры мәхәббәте мәңгелек.  Исраи́л әйтсен: «Аның тугры мәхәббәте мәңгелек».  Һарун йортындагылар: «Аның тугры мәхәббәте мәңгелек»,— дисен.  Йәһвәне тирән хөрмәт итүчеләр: «Аның тугры мәхәббәте мәңгелек»,— дисен.  Авыр чагымда мин Йәһне* чакырдым;Йәһ, җавап биреп, мине куркынычсыз урынга* алып килде.+  Йәһвә минем яклы, шунлыктан һичнәрсәдән курыкмам.+ Кеше миңа нәрсә эшли алсын?+  Йәһвә минем яклы, ул минем ярдәмчем,*+Мине нәфрәт итүчеләргә тантана белән карармын.+  Йәһвәдән сыеныч эзләүКешеләргә таянудан яхшырак.+  Йәһвәдән сыеныч эзләүТүрәләргә таянудан яхшырак.+ 10  Бар халыклар мине чолгап алды,Әмма Йәһвәнең исеме беләнМин аларга каршы тордым.+ 11  Алар мине чолгап алды, әйе, тәмам чолгап алдылар,Әмма Йәһвәнең исеме беләнМин аларга каршы тордым. 12  Алар мине умарта корты шикелле сырып алды,Әмма, ут капкан чәнечкеле үсемлек кебек, бик тиз янып бетте. Йәһвәнең исеме беләнМин аларга каршы тордым.+ 13  Екмакчы булып, мине каты этеп җибәрделәр,Әмма Йәһвә миңа ярдәм итте. 14  Йәһ — миңа ышык урын һәм көч-куәтем минем,Ул минем коткаручым булып китте.+ 15  Тәкъвалар чатырларыннанШатлык авазлары ишетелә, аларга котылу* килә. Йәһвә уң кулы белән көч-куәтен күрсәтә.+ 16  Йәһвәнең уң кулы югарылана,Йәһвә уң кулы белән көч-куәтен күрсәтә.+ 17  Мин үлмәм, юк, мин яшәрмен,Йәһнең кылган эшләрен игълан итәр өчен.+ 18  Йәһ мине каты итеп төзәтте,+Әмма үлем кулына бирмәде.+ 19  Миңа тәкъвалык капкаларын ачыгыз,+Һәм мин, кереп, Йәһне мактармын. 20  Бу Йәһвәнең капкасы. Тәкъвалар аның аша керер.+ 21  Мин сине мактармын, чөнки син миңа җавап бирдең+Һәм коткаручым булып киттең. 22  Төзүчеләр кире каккан ташИң мөһим почмак ташы* булып китте.+ 23  Моны Йәһвә башкарды,+Һәм без моны искиткеч нәрсә дип саныйбыз.+ 24  Бу Йәһвә булдырган көн,Без шул көнне куанырбыз, шатланырбыз. 25  Йәһвә, сиңа ялварабыз, коткарчы безне! Йәһвә, зинһар, җиңү бүләк ит безгә! 26  Йәһвә исеме хакына килүче фатихалы,+Йәһвәнең йортыннан без сезне фатихалыйбыз. 27  Йәһвә — безнең Аллаһыбыз, Ул безгә яктылык бирә.+ Кулыгызга ботаклар тотып, тантаналы йөрешкә кушылыгыз,+Мәзбәхнең мөгезләренә хәтле барыгыз.+ 28  Син минем Аллаһым, сине мактармын мин. Аллаһым, сине югарылармын мин.+ 29  Йәһвәгә рәхмәтләр белдерегез,+ чөнки ул игелекле,Аның тугры мәхәббәте мәңгелек.+

Искәрмәләр

Йәһвә исеменең кыска формасы.
Яки «иркен урынга».
Я, бәлки, «ярдәм итүчеләрем белән бергә минем яклы».
Яки «җиңү».
Сүзгә-сүз «Почмак башы».