Зәбур 120:1—7

  • Чит ил кешесенең тынычлыкка омтылуы

    • «Мәкерле телдән коткар мине» (2)

    • «Мин — тынычлык өчен» (7)

Күтәрелү җыры.* 120  Кайгы-хәсрәтле чагымда Йәһвәгә ялвардым,+Һәм ул миңа җавап бирде.+  И Йәһвә, ялган телләрдән,Мәкерле телдән коткар мине.  Әй мәкерле тел,+Синең белән Ул нәрсә эшләр, сине ничек җәзалар?*  Гаскәринең очлы уклары+ белән,Куаклы агачтан калган утлы күмерләр+ белән.  Кайгы миңа, чөнки мин Мәши́х+ җирендә чит ил кешесе кебек яшим! Кида́р+ чатырлары арасында гомер сөрәм.  Тынычлыкны сөймәүчеләр белән+Бигрәк озак яшәдем шул.  Мин — тынычлык өчен; әмма тынычлык турында сүз башласам,Алар сугыш башларга әзер.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «сиңа нәрсә өстәр?»