Зәбур 121:1—8

  • Йәһвә үз халкын яклый

    • «Ярдәм Йәһвәдән... килә» (2)

    • Йәһвә һичкайчан йокыга талмый (3, 4)

Күтәрелү җыры. 121  Мин тауларга күз атам.+ Миңа ярдәм кайдан килер?  Миңа ярдәм Йәһвәдән+Күк белән җирне Яратучыдан килә.  Ул аягыңа һичкайчан таеп китәргә* бирмәс.+ Сине Яклаучың беркайчан да йокымсырамас.  Әйе, Исраилнең ЯклаучысыҺичкайчан йокымсырамас та, йокыга да талмас.+  Йәһвә сине яклый. Йәһвә — ышыклап торган күләгә,+ ул синең уң ягыңда тора.+  Көндез — кояш,+Төнлә ай сиңа зыян китермәс.+  Йәһвә сине һәртөрле зыяннан саклар.+ Ул синең җаныңны саклар.+  Ни генә эшләсәң дә, Йәһвә сине яклап торыр,Хәзер һәм мәңге.

Искәрмәләр

Яки «чайкалырга».