Зәбур 122:1—9
Күтәрелү җыры. Давытның мәдхиясе.
122 Кешеләр миңа: «Әйдә, Йәһвә йортына барыйк»,— дигәч,Мин бик сөендем.+
2 Һәм хәзер без, и Иерусалим,Капкаларыңнан кереп, эчтә басып торабыз.+
3 Иерусалим үзара беректереп салынганБербөтен шәһәр итеп төзелгән.+
4 Исраилгә бирелгән канун буенча,Аңа кабиләләр —Йәһ* кабиләләре күтәрелә,Йәһвә исеменә мактаулар белдерү өчен.+
5 Анда хөкем тәхетләре+ —Давыт йортының тәхетләре урнаштырылган.+
6 Иерусалим өчен тынычлык сорагыз.+
И шәһәр, сине яратучылар исән-имин булсын иде.
7 Ныгытылган диварларыңда — тынычлык,Ныгытылган манараларыңда иминлек хөкем сөрсен.
8 Кардәшләрем һәм иптәшләрем хакына:
«Синдә тынычлык булсын»,— диярмен.
9 Аллаһыбыз Йәһвә йорты хакына+Сиңа яхшылык теләрмен.
Искәрмәләр
^ Йәһвә исеменең кыска формасы.