Зәбур 126:1—6

  • Сионның торгызылуы

    • «Йәһвә безнең өчен бөек эшләр кылды» (3)

    • Елау тантанага әйләнә (5, 6)

Күтәрелү җыры. 126  Йәһвә тоткыннарны кабат Сионга кайтарганда,+Без төш күрәбез дип тордык.  Шулчак авызыбыз — көлүләр,Телебез шатлыклы авазлар белән тулды.+ Шунда халыклар үзара: «Йәһвә алар өчен бөек эш кылды»+,— диеште.  Әйе, Йәһвә безнең өчен бөек эшләр кылды,+Шунлыктан шатлыгыбыз эчебезгә сыймый.  И Йәһвә, су ташкыннары Нәгебтә* җыелган күк,Син дә тоткындагы халкыбызны җый.*  Күз яшьләре түгә-түгә чәчкәннәрКуанып урырлар.  Орлык капчыгы күтәреп, елый-елыйКырга чыккан кеше,Көлтәләрен тотып,Шатлана-шатлана кайтачак.+

Искәрмәләр

Яки «елга үзәннәре көньякта».
Яки «торгыз».