Зәбур 127:1—5

  • Алласыз барысы да юкка гына

    • «Йортны Йәһвә төземәсә» (1)

    • Балалар — Аллаһыдан бүләк (3)

Күтәрелү җыры. Сөләйманның мәдхиясе. 127  Йортны Йәһвә төземәсә,Аны төзүчеләрнең тырышлыгы юкка гына.+ Шәһәрне Йәһвә сакламаса,+Сакчының уяу торуы бушка гына.  Сез юкка гына иртә торасыз,Төнгә кадәр эшлисез,Тир түгеп икмәк үстерәсез. Чөнки Ходай үзен яратканнарны кайгырта һәм тәмле йокы бирә.+  Менә, угыллар* — Йәһвәдән килгән мирас,+ Ана карынындагы бала — бүләк ул.+  Кешенең яшь чагында туган угылларыКөчле кеше кулындагы уклар күк.+  Ук кынын алар белән тутырган кеше бәхетле.+ Алар оятка калмас,Чөнки уллары шәһәр капкасы янында дошман белән сөйләшер.

Искәрмәләр

Яки «балалар».