Зәбур 129:1—8

  • Һөҗүм итсәләр дә, җиңә алмадылар

    • «Сионны нәфрәт итүче һәркем оятка калыр» (5)

Күтәрелү җыры. 129  Исраи́л болай дисен: «Миңа яшь чагымнан бирле бертуктаусыз һөҗүм иттеләр...+  Миңа яшь чагымнан бирле бертуктаусыз һөҗүм иттеләр,+Тик җиңә генә алмадылар.+  Аркамны җирне сукалагандай җәрәхәтлиләр,+Буразналарын озын итеп салалар».  Әмма Йәһвә гадел,*+Ул явызларның бауларын кисеп ташлады.+  Сионны нәфрәт итүче һәркем оятка калыр,Мәсхәрәгә төшеп качып китәр.+  Алар өй түбәсендәге үлән шикелле булыр: Ул йолкып алынганчы ук корып бетә,  Аның белән уракчы — учын,Көлтәче кочагын тутыра алмый.  Үтеп баручылар: «Сине Йәһвә фатихаласын,Йәһвә исеме белән фатихалыйбыз сине»,— дип әйтмәсләр.

Искәрмәләр

Яки «тәкъва».