Зәбур 130:1—8
Күтәрелү җыры.
130 И Йәһвә, упкыннардан дәшәм сиңа.+
2 Тавышымны ишет, и Йәһвә.
Ярдәм сорап ялваруыма колак салсаң иде.
3 Гөнаһларга төпченеп карасаң,* и Йәһ,*Алдыңда, и Йәһвә, кем тора алсын?+
4 Сине тирән хөрмәт итсеннәр* өчен,+Син кешеләрне ихлас күңелдән кичерәсең.+
5 Йәһвә өметем минем, бөтен барлыгым белән аңа өметләнәм,Сүзеңнең чынга ашуын көтеп яшим.
6 Җаным зарыгып Йәһвәне көтә,+Сакчы таң атуын көткәннән дә ныграк көтә,+Әйе, сакчы таң атуын көткәннән дә ныграк көтә.
7 Исраи́л Йәһвәне көтсен,Чөнки Йәһвә үз мәхәббәтен күрсәтүдә тугры,+Үз халкын коткару өчен бөек кодрәткә ия ул.
8 Ул Исраилне бөтен гөнаһларыннан йолып алыр.
Искәрмәләр
^ Яки «Гөнаһларны күзәтсәң».
^ Йәһвә исеменең кыска формасы.
^ Сүзгә-сүз «Синнән курыксыннар».