Зәбур 131:1—3

  • «Имүдән аерылган сабый бала күк» канәгать булу

    • «Гаять бөек нәрсәләргә... омтылмыйм» (1)

Күтәрелү җыры. Давытның мәдхиясе. 131  И Йәһвә, йөрәгем горур түгел минем,Күзләрем дә тәкәббер түгел.+ Гаять бөек нәрсәләргә дә,+Ирешә алмаслык нәрсәләргә дә омтылмыйм мин.  Юк, киресенчә, мин җанымны юатам,* тынычландырам,+Әни кеше имүдән аерылган сабыен кочагына алып юаткан төсле. Җаным имүдән аерылган сабый бала күк канәгать.  Исраи́л Йәһвәне көтсен,+Хәзер һәм мәңге.

Искәрмәләр

Яки «нәфесемне тыям». Сүзлекне к.