Зәбур 135:1—21

  • Бөеклеге өчен Йәһне мактагыз

    • Мисырга каршы галәмәтләр, могҗизалар күрсәтү (8, 9)

    • «Исемең мәңге булыр» (13)

    • Җансыз потлар (15—18)

135  Йәһне* мактагыз! Йәһвә исемен данлагыз. Әй Йәһвәнең хезмәтчеләре, аны мактагыз,+  Йәһвә йортында,Аллаһыбыз йортының ишегалларында хезмәт итүчеләр, аны мактагыз.+  Йәһне мактагыз, чөнки Йәһвә игелекле.+ Аның исеменә мәдхияләр җырлагыз,* бу бит күңелгә рәхәтлек китерә.  Йәһ Ягъкубны үзе өчен сайлады,Исраилне үзенең махсус* милке итте.+  Йәһвә бөек икәнен яхшы беләм мин,Раббыбыз бар илаһлардан да бөегрәк.+  Күк белән җирдә, диңгезләрдә һәм упкыннардаЙәһвә нәрсә тели, шуның бөтенесен дә башкара.+  Ул җир кырыйларыннан болытлар* күтәрә,Яңгыр яудырып, яшен яшьнәтә,*Үзенең амбарларыннан җил истерә.+  Ул Мисырда беренче булып туган балаларны —Кешеләрне дә, хайваннарны да һәлак итте.+  И Мисыр, ул синең җиреңдә фиргавенгә һәм аның бөтен хезмәтчеләренә каршы+Галәмәтләр, могҗизалар күрсәтте.+ 10  Күп халыкларны кырып ташлады ул,+Мондый куәтле патшаларны һәлак итте:+ 11  Аморлылар патшасы Сихонны,+Баша́н патшасы Огны+Һәм Кәнгандагы барлык патшалыкларны. 12  Ул аларның җирләрен үз халкына —Исраи́л халкына мирас итеп бирде.+ 13  И Йәһвә, исемең мәңге булыр. И Йәһвә, даның* буыннан-буынга яшәр.+ 14  Йәһвә үз халкын* яклар,+Үз хезмәтчеләренә шәфкать күрсәтер.+ 15  Халыкларның потлары — көмеш һәм алтын,Кеше кулы ясаган нәрсәләр.+ 16  Авызлары бар, әмма сөйләшә алмый,+Күзләре бар, күрми, 17  Колаклары бар, әмма ишетми. Авызларыннан сулыш килми.+ 18  Аларны ясаучы кешеләр,Аларга таянучыларның һәммәсе+ дә нәкъ алар кебек булачак.+ 19  И Исраил йорты, Йәһвәне макта. И Һарун йорты, Йәһвәне макта. 20  И Ле́ви йорты, Йәһвәне макта.+ Йәһвәне тирән хөрмәт итүчеләр, Йәһвәне мактагыз. 21  Иерусалимда яшәүче Йәһвәне+Сионнан данласыннар.+ Йәһне мактагыз!+

Искәрмәләр

Йәһвә исеменең кыска формасы.
Яки «көй уйнагыз».
Яки «кыйммәтле; кадерле».
Яки «пар».
Я, бәлки, «Яңгыр өчен күк капкаларын ача».
Яки «исемең». Сүзгә-сүз «истәлегең».
Яки «үз халкының эшен».