Зәбур 137:1—9
137 Бабы́л елгалары буенда+ утырдык без,Сионны искә төшереп еладык.+
2 Шундагы* тупыл агачларынаАрфаларыбызны элеп куйдык.+
3 Яулап алучыларыбыз бездән җыр сорый иде,+Мыскыллап көлүчеләребез кәеф-сафа өчен:
«Безгә берәр Сио́н җырын җырлап күрсәтегез әле»,— дия иде.
4 Ләкин чит-ят җирдәЙәһвә җырын ничек җырлыйк инде?
5 И Иерусалим, әгәр дә сине онытсам,Уң кулым үз осталыгын онытсын.*+
6 Сине исемдә тотмасам,Иерусалимны иң зур шатлыкларымнан да+Өстен куймасам,Телем аңкавыма ябышсын.
7 И Йәһвә Аллаһы,Иерусалим җимерелгән көнне эдомлыларның:
«Җимерегез аны! Нигезләренә кадәр җимерегез!» — дигәннәрен исеңә төшер.+
8 Әй тиздән бөлгенлеккә төшәчәк Бабыл шәһәре,+Син безнең белән ничек эш иткән булсаң,Синең белән дә шулай эш иткән берәү бәхетле булыр.+
9 Балаларыңны тотып алып,Кыяташка атып бәргән берәү бәхетле булыр.+