Зәбур 141:1—10

  • Яклау сорап әйтелгән дога

    • «Догам — синең алдыңда әзерләнгән фимиам күк» (2)

    • Тәкъва кешенең шелтәсе май күк (5)

    • Явызлар үз ятьмәләренә эләгә (10)

Давытның җыры. 141  И Йәһвә, сиңа ялварам мин.+ Миңа ярдәм итәргә ашык.+ Ялынган чагымда миңа колак сал.+  Догам — синең алдыңда әзерләнгән+ фимиам+ күк,Күтәрелгән кулларым кичке икмәк бүләге күк булсын.+  И Йәһвә, авызыма — сакчы,Иреннәрем ишеге янына каравылчы куй.+  Явызлар белән кабахәт эшләрдә катнашмас өчен,+Күңелемә бернинди дә яман нәрсәгә авышырга бирмә. Аларның затлы ашамлыгыннан беркайчан да сыйланмам.  Тәкъва кеше миңа сукса, бу тугры мәхәббәт күрсәтү булыр иде,+Мине шелтәләсә, бу — башыма сөртелгән май күк булыр иде,+Башым аны һичкайчан кире какмас иде.+ Бәла күргән чакларында да дога кылып торырмын.  Халык хөкемчеләре текә кыядан бәреп төшерелсә дә,Күңелгә май булып яткан сүзләремә халык игътибар итәр.  Җирне сукалаганда балчык ярылып таралган кебек,Безнең сөякләребез дә Кабер* авызы янында таралып ята.  Әмма минем күз карашым, и Аллаһы Тәгалә Йәһвә, сиңа төбәлгән.+ Синдә мин сыеныч таптым. Гомеремнән мәхрүм итмә.  Алдыма куелган капкын авызыннан,Явызлык кылучыларның тозагыннан сакла мине. 10  Явызларның һәммәсе үз ятьмәләренә эләгер,+Мин исә исән-имин генә үтеп китәрмен.

Искәрмәләр

Евр. шео́л. Сүзлекне к.