Зәбур 142:1—7

  • Эзәрлекләүчеләрдән коткару сорап әйтелгән дога

    • «Качар урыным юк минем» (4)

    • Син минем өлешем (5)

Маски́л.* Давыт аны мәгарәдә чакта язган.+ Дога. 142  Аваз салып, Йәһвәгә ярдәм сорап ялвардым,+Аваз салып, Йәһвәгә илтифат күрсәтүен үтенеп ялындым.  Аңа эчемне бушатам,Аның алдында кайгымны сөйлим+  Рухым төшкән* чакта. Шулчак син юлымны күзәтәсең.+ Йөргән сукмагымдаДошманнарым миңа яшерен тозак сала.  Уң ягыма кара һәм күр: Минем хакта һичкем уйламый.*+ Качар урыным юк минем,+Беркем дә минем хакта борчылмый.  И Йәһвә, сиңа ярдәм сорап ялварам мин. «Син сыенычым минем+,— дип әйтәм,—Тереләр җирендәге өлешем».  Ярдәм сорап аваз салуыма игътибар ит,Чөнки мин тәмам түбәнсетелгән. Эзәрлекләүчеләрдән коткар мине,+Алар миннән көчлерәк бит.  Мине зинданнан чыгар,Синең исемеңне мактар өчен. Минем тирәли тәкъвалар җыелсын,Чөнки син миңа карата игелекле.

Искәрмәләр

Яки «Көчем сүрелгән».
Яки «Мине һичкем санламый».