Зәбур 143:1—12

  • Коры җирдәй Аллаһыга сусау

    • «Булдырган нәрсәләр турында бирелеп уйланам» (5)

    • «Мине үз ихтыярыңны үтәргә өйрәт» (10)

    • «Синең рухың... мине тигез җирдән йөртсен иде» (10)

Давытның җыры. 143  И Йәһвә, догама колак сал,+Ярдәм сорап ялваруымны ишет. Тугрылыгың һәм тәкъвалыгың буенча миңа җавап бир.  Үз хезмәтчең белән судлашма,Чөнки тереләрнең берсе дә синең алдыңда тәкъва була алмый.+  Дошман җанымны эзәрлекли,Гомеремне җиргә салып таптый,Мине, күптән үлгән кешеләргә охшашлы итеп, караңгылыкта яшәтә.  Минем рухым төшә,*+Йөрәгем ойый.+  Элеккеге көннәрне искә төшерәм,Бөтен эшләрең турында уйлыйм,+Кулың булдырган нәрсәләр турында бирелеп уйланам.*  Кулларымны сиңа таба сузам,Җаным, коры җирдәй, сиңа сусый.+ (Села)  И Йәһвә, миңа кичектермичә җавап бир.+ Хәлем* бетеп бара.+ Миннән йөзеңне борма,+Югыйсә мин гүргә иңүчеләрдәй булырмын.+  Иртән тугры мәхәббәтең турында ишеттер,Чөнки сиңа таянам мин. Йөрергә тиешле юлымны күрсәт,+Мин бит сиңа дәшәм.*  И Йәһвә, мине дошманнарымнан коткар. Синең яклавыңны эзлим мин.+ 10  Мине үз ихтыярыңны үтәргә өйрәт,+Чөнки син минем Аллаһым. Синең рухың яхшы,Ул мине тигез җирдән* йөртсен иде. 11  И Йәһвә, исемең хакына мине исән килеш сакла. Тәкъвалыгың буенча мине бәладән коткар.+ 12  Тугры мәхәббәтең буенча дошманнарымны кырып ташла,+Мине* газаплаучыларның һәммәсен юк ит,*+Чөнки мин синең хезмәтчең.+

Искәрмәләр

Яки «көчем сүрелә».
Яки «нәрсәләрне тикшереп өйрәнәм».
Сүзгә-сүз «Рухым».
Яки «җанымны сиңа илтәм».
Яки «намуслылар җиреннән».
Яки «Җанымны».
Сүзгә-сүз «тынсыз ит».