Зәбур 146:1—10

  • Кешеләргә түгел, Аллаһыга таяну

    • Үлгәч, кешенең уй-фикерләре юкка чыга (4)

    • «Йәһвә сыгылып төшкәннәрне торгыза» (8)

146  Йәһне* мактагыз!+ Җаным Йәһвәне мактасын.+  Гомерем буе Йәһвәне мактармын. Тере чагымда Аллаһыма мәдхияләр җырлармын.*  Түрәләргә дә, һичнинди адәм улына да таянма, Чөнки алар коткара алмый.+  Рухы чыккач,* кеше кире туфракка кайта.+ Шул ук көнне аның уй-фикерләре юкка чыга.+  Ярдәмчесе — Ягъкуб Аллаһысы,+Өмете үз Аллаһысы Йәһвәдә булган кеше бәхетле.+  Күк белән җирне,Диңгезне һәм андагы бар нәрсәләрне Яратучы ул,+Ул һәрчак тугрылык саклый.+  Алданганнар хакына ул гаделлек кыла,Ачларга икмәк бирә.+ Йәһвә тоткыннарны* азат итә.+  Йәһвә сукырларның күзләрен ача.+ Йәһвә сыгылып төшкәннәрне торгыза.+ Йәһвә тәкъваларны ярата.  Йәһвә килмешәкләрне яклый,Әтисез ятимгә һәм тол хатынга ярдәм итә,+Ә явызларның ниятләрен тарката.*+ 10  Йәһвә мәңге патшалык итәр,+И Сио́н, синең Аллаһың буыннан-буынга Патша булыр. Йәһне* мактагыз!

Искәрмәләр

Йәһвә исеменең кыска формасы.
Яки «көй уйнармын».
Яки «Сулышы өзелгәч».
Сүзгә-сүз «бәйләп куелганнарны».
Яки «явызларның юлын кәкре итә».
Йәһвә исеменең кыска формасы.