Зәбур 148:1—14

  • Һәммәсе Йәһвәне мактасын

    • «Бар фәрештәләре, аны мактагыз» (2)

    • Кояш, ай һәм йолдызлар, аны мактагыз (3)

    • Яшьләр һәм олылар Аллаһыны мактасын (12, 13)

148  Йәһне* мактагыз! Йәһвәне күктән мактагыз,+Югарыдан мактагыз аны.  Бар фәрештәләре, аны мактагыз.+ Бөтен гаскәриләре, аны мактагыз.+  Кояш һәм ай, аны мактагыз. Балкып торган бөтен йолдызлар, аны мактагыз.+  Әй биек күкләр,* аны мактагыз,Һава өстендәге сулар, аны мактагыз.  Йәһвәнең исемен мактасыннар алар,Чөнки ул боерган, һәм алар барлыкка килгән.+  Ул аларны мәңгегә урнаштырган,+Алар өчен үзгәрмәс закон билгеләгән.+  Йәһвәне җирдән мактагыз,Әй диңгездәге зур җанварлар һәм барлык тирән сулар,  Яшен һәм боз, кар һәм куе болытлар,Аның сүзен үтәүче давыллы җил,+  Таулар һәм бөтен калкулыклар,+Җимеш агачлары һәм эрбет агачлары,+ 10  Кыргый хайваннар+ һәм йорт хайваннары,Сөйрәлүчеләр һәм кошлар, 11  Җирдәге патшалар һәм барлык халыклар,Түрәләр һәм җирдәге барлык хөкемчеләр,+ 12  Егетләр һәм кызлар,*Олы яшьтәгеләр һәм яшьләр. 13  Йәһвәнең исемен мактасыннар,Чөнки бары тик аның гына исеме ирешә алмаслык биек.+ Аның мәһабәтлеге җир белән күктән дә югарырак.+ 14  Ул үз халкының көч-куәтен,*Тугры бәндәләренең —Үзенә якын булган халык Исраи́л улларының данын арттырыр. Йәһне* мактагыз!

Искәрмәләр

Йәһвә исеменең кыска формасы.
Сүзгә-сүз «күкләрнең күкләре».
Сүзгә-сүз «гыйффәтле кызлар».
Сүзгә-сүз «мөгезен».
Йәһвә исеменең кыска формасы.