Зәбур 149:1—9

  • Аллаһының җиңүен мактап җырлау

    • «Йәһвә үз халкыннан рәхәт таба» (4)

    • Данга Аллаһының тугрылары ия (9)

149  Йәһне* мактагыз! Йәһвәгә яңа җыр җырлагыз,+Аны тугрылар җыелышында мактагыз.+  Исраи́л үзенең Бөек Яратучысына сөенсен,+Сио́н уллары үз патшасына куансын.  Бии-бии, аның исемен мактасыннар,+Шалтыравык белән арфага кушылып, аңа мәдхияләр җырласыннар.*+  Йәһвә үз халкыннан рәхәт таба,+Ул юашларны коткару белән бизи.+  Тугрылар данга күмелеп, куанып сөенсен,Ятакларында шатланып аваз салсын.+  Телләре Аллаһыга мактау җырлары җырласын,Кулларында ике ягы да үткен кылыч булсын,  Халыклардан үч алу өчен,Милләтләргә җәза бирү өчен,  Патшаларын богаулау өчен,Түрәләренә тимер зынҗыр салу өчен  Һәм аларга каршы чыгарылган хөкемне үтәү өчен.+ Шундый данга аның бөтен тугрылары ия. Йәһне* мактагыз!

Искәрмәләр

Йәһвә исеменең кыска формасы.
Яки «көй уйнасыннар».
Йәһвә исеменең кыска формасы.