Зәбур 15:1—5

  • Йәһвәнең чатырында кем кунак була ала?

    • Үз йөрәгендә дөресен сөйләүче (2)

    • Яла якмаучы (3)

    • Үтәве авыр булса да, үз вәгъдәсен бозмаучы (4)

Давытның җыры. 15  И Йәһвә, синең чатырыңда кем кунак була ала? Синең изге тавыңда кем яши ала?+  Сафлык юлыннан йөрүче,+Тәкъвалык буенча эш итүче,+Үз йөрәгендә дөресен сөйләүче кеше.+  Ул теле белән башкаларга яла якмый,+Якынына һичнинди начарлык кылмый+Һәм дусларын хурламый.*+  Кабахәт кешене кире кага,+Ә Йәһвәгә карата курку-хөрмәт күрсәткәннәрне зурлый. Хәтта үтәве авыр булса да, ул үз вәгъдәсен бозмый.+  Акчасын ул арттырып алу өчен бирми+Һәм гаепсезне гаепләү өчен ришвәт алмый.+ Шулай эшләүче һәркем һичкайчан какшамас.*+

Искәрмәләр

Яки «оятка калдырмый».
Яки «чайкалмас».