Зәбур 150:1—6

  • «Барлык тере җаннар Йәһне мактасын»

    • Йәһне мактагыз! (1, 6)

150  Йәһне* мактагыз!+ Аллаһыны аның изге урынында мактагыз.+ Көч-куәтен белдерүче киңлектә* аны мактагыз.+  Зур эшләре өчен аны мактагыз,+Чиксез бөеклеге өчен аны мактагыз.+  Быргы кычкыртып, аны мактагыз.+ Кыллы уен коралы һәм арфа уйнап, аны мактагыз.+  Шалтыравык тотып+ әйлән-бәйлән бии-бии аны мактагыз. Кыллар чиертеп+ һәм флейта* уйнап,+ аны мактагыз.  Яңгыравык кимвал бәреп, аны мактагыз,Дыңгырдавык кимвал кагып, аны мактагыз.+  Барлык тере җан Йәһне мактасын. Йәһне* мактагыз!+

Искәрмәләр

Йәһвә исеменең кыска формасы.
Яки «күктә».
Яки «сыбызгы».
Йәһвә исеменең кыска формасы.