Зәбур 16:1—11

  • Йәһвә — игелек чишмәсе

    • «Йәһвә — минем мирасым» (5)

    • «Төнлә дә... уйларым мине төзәтә» (7)

    • Йәһвә минем уң ягымда (8)

    • «Син җанымны Кабердә калдырмассың» (10)

Давытның миктамы.* 16  Якла мине, Аллаһым, чөнки мин синдә сыеныч таптым.+  Мин Йәһвәгә: «Син — Йәһвә, минем игелек чишмәсе,— дидем.—  Һәм җирдәге изгеләр,Күренеклеләр, миңа зур шатлык китерә».+  Башка илаһларга ияргән кешеләр үз хәсрәтләрен арттыра.+ Мин беркайчан да аларның канлы шәраб бүләкләрен китермәм,Аларның* исемнәрен дә телгә алмам.+  Йәһвә — минем мирасым, миңа тигән өлешем+ һәм тулы касәм минем.+ Син минем мирасымны саклыйсың.  Күркәм урыннар миңа үлчәп бирелде. Әйе, мин үз мирасыма шөкер итәм.+  Миңа киңәш биргән Йәһвәне мактармын мин.+ Төнлә дә яшерен уйларым* мине төзәтә.+  Йәһвә гел минем каршымда.+ Мин һичкайчан какшамам, чөнки ул минем уң ягымда.+  Шунлыктан минем күңелем куана, бөтен җаным* шатлана. Һәм мин иминлектә яшим.* 10  Чөнки син җанымны Кабердә* калдырмассың.+ Син үз тугрыңа гүрне күрергә* бирмәссең.+ 11  Син миңа тормыш сукмагын белдерәсең.+ Син барында* — шатлыкка күмеләм,+Синең уң ягыңда булу — һич бетмәс бәхет* ул.

Искәрмәләр

Ягъни ялган илаһларның.
Яки «иң тирән хис-тойгыларым». Сүзгә-сүз «бөерләрем».
Сүзгә-сүз «минем даным».
Яки «тәнем иминлектә яши».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Я, бәлки, «черергә».
Яки «миңа илтифат белән күз салганда».
Яки «рәхәтлек».