Зәбур 17:1—15
Давытның догасы.
17 Гадел хөкем сорап ялваруымны ишет, и Йәһвә,Ярдәм сорап аваз салуыма колак сал,Сүзләремдә ялган юк — догамны тыңла.+
2 Миңа гадел карар чыгарсаң иде,+Күзләрең намуслы икәнемне күрсен иде.
3 Син йөрәгемне сыныйсың, төнлә мине күзәтеп тикшерәсең,+Син мине сафландырасың.*+
Әмма һичнинди начарлык ниятләмәгәнемне,Телем белән гөнаһ кылмаганымны күрерсең.
4 Ә кешеләрнең гамәлләре турында әйткәндә,
Мин, авызыңнан чыккан сүзләреңне тыңлап, талаучы сукмакларыннан читтә торам.+
5 Аяк табаннарым синең эзләреңнән йөрсен,Шулчак аякларым абынмас.+
6 И Ходаем, сиңа ялынам мин, чөнки син миңа җавап бирәчәксең.+
Миңа колак сал,* сүзләремне ишет.+
7 И Аллаһы, куәтле кулың* астында сыеныч эзләүчеләрне
Үзеңә каршы баш күтәрүчеләрдән Коткаручы,
Тугры мәхәббәтеңне гаҗәеп итеп күрсәт.+
8 Күзең карасыдай сакла мине,+Канатларың күләгәсе астына яшер мине.+
9 Миңа һөҗүм итүче явызлардан,Мине камап алган җан дошманнарымнан сакла мине.+
10 Аларның йөрәген май баскан,Телләре белән алар бик эре сөйләшә.
11 Менә, кая гына барсак та, алар безне уратып ала,+Алар безне һәлак итү* җаен эзләп йөри.
12 Дошман — үз корбанын ботарлап ташларга ыргылып торган арыслан кебек,Яшеренгән урынында яткан яшь арыслан кебек.
13 И Йәһвә, аңа каршы чыгып,+ аны җиңәр өчен күтәрел,Кылычың белән җанымны явызлардан коткар.
14 Өлешләре шушы тормышта булган бу дөнья* кешеләреннән+Куәтең белән коткар мине, и Йәһвә.
Аларны син үзеңнең яхшылыгың белән сугарасың,+Һәм алар ишле улларына мирас калдыра.
15 Мин исә тәкъвалыкта йөзеңне күрермен,Син барында* уянуы миңа шундый рәхәт.+
Искәрмәләр
^ Евр. телендә бу сүз металлны эретеп чистартуны аңлата.
^ Яки «Иелеп тыңла мине».
^ Сүзгә-сүз «уң кулың».
^ Яки «җиргә егып салу».
^ Яки «дөнья төзелеше».
^ Яки «Сине күрергә дип».