Зәбур 19:1—14

  • Аллаһының иҗади эшләре һәм кануннары шаһитлек бирә

    • «Күкләр Аллаһының данын игълан итә» (1)

    • Аллаһының камил кануны көч бирә (7)

    • «Белмичә кылган гөнаһларымны ярлыкагыл» (12)

Дирижер өчен. Давытның җыры. 19  Күкләр Аллаһының данын игълан итә,+Күк йөзе аның куллары булдырган эшләр турында сөйли.+  Көн саен аларның сүзләре агыла,Төн саен алар белем биреп тора.  Сөйләм дә юк, сүз дә юк,Авазлары да ишетелми.  Әмма аларның тавышы* бөтен җир йөзе буйлап үтә,Хәбәрләре җиһанның барлык читләренә барып җитә.+ Күкләрдә ул кояш өчен чатыр корды.  Ул үз бүлмәсеннән балкып чыгучы кияү күк, Йөгерештә катнашкан гаять көчле кеше күк шатлана.  Ул күкнең бер кырыеннан чыгаҺәм икенче ягына юнәлә.+ Бернәрсә дә аның җылысыннан яшеренә алмый.  Йәһвәнең кануны камил+ — көч бирә.*+ Йәһвәнең искә төшерүләре ышанычлы+ — тәҗрибәсезне зирәк итә.+  Йәһвәнең боерыклары гадел — йөрәкне шатландыра.+ Йәһвәнең әмере саф — күзләрне яктырта.+  Йәһвәгә карата тирән хөрмәт+ — изге, мәңгелек нәрсә. Йәһвәнең хөкемнәре хак, барысы да гадел.+ 10  Алар алтыннан,Күп-күп саф алтыннан да кыйммәтрәк;+Балдан, кәрәздән тамган балдан да татлырак.+ 11  Алар синең хезмәтчеңне кисәтә,+Алар буенча яшәү — олы әҗер.+ 12  Үз хаталарын кем күрә ала?+ Белмичә кылган гөнаһларымны ярлыкагыл. 13  Үз хезмәтчеңне дуамал адымнардан тотып кал,+Аларга миннән өстенлек итәргә юл куйма.+ Шулчак мин тел тидермәслек булырмын+Һәм коточкыч гөнаһлардан* сакланып калырмын. 14  Авызымнан чыккан сүзләрем һәм күңелемдәге уйларымСиңа хуш килсен иде,+ и Йәһвә, Кыям+ һәм Йолып Алучым минем.+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «үлчәү бавы».
Яки «җанны яңарта».
Яки «күп җинаятьләрдән».