Зәбур 22:1—31

  • Өметсезлек Аллаһыны мактауга әйләнә

    • «Аллаһым, нигә син мине калдырдың» (1)

    • «Алар... киемем өчен жирәбә сала» (18)

    • Аллаһыны җыелышта мактау (22, 25)

    • Бөтен җир йөзе Аллаһыга сәҗдә кылыр (27)

Дирижер өчен: «Таң боланы»на* салынган. Давытның җыры. 22  Аллаһым, Аллаһым, нигә син мине калдырдың?+ Нишләп син ерак һәм мине коткармыйсың,Ачы тавыш белән кычкыруымны ишетмисең?+  Ходаем, көндезен сиңа ялварам, җавап бирмисең,+ Төнен дә мин тынмыйм.  Әмма син изге,+Исраилнең мактавына күмелгән.*  Ата-бабаларыбыз сиңа таянып яшәде,+Алар сиңа таянганга, син аларны коткарып тордың.+  Алар сиңа ялварып дәште һәм коткарылды. Сиңа таянганга, аларның өметләре өзелмәде.*+  Кешеләр мине хурлый,* халык миңа җирәнеп карый,Әйтерсең лә мин кеше түгел, ә җир кортымын.+  Мине күрүче һәркем миннән мыскыллап көлә,+Алар көлемсерәп, башларын чайкап мәсхәрәли:+  «Ул үзен Йәһвәгә ышанып тапшырды. Коткарсын аны! Әгәр ул аның өчен шулкадәр кадерле икән, азат итсен аны!»+  Син мине әнием карыныннан чыгардың,+Сабый чагымда син миңа иминлек бирдең. 10  Туганнан алып мин синең кайгыртуыңа тапшырылган,Әнием карыныннан ук син минем Аллаһым идең. 11  Миннән ерак торма, чөнки бәла якын,+Минем бүтән ярдәмчем юк бит.+ 12  Яшь үгезләр өере мине чолгый,+Баша́н җиренең көчле үгезләре мине камый.+ 13  Үкереп, үз корбанын ботарлаучы арыслан күк,+Алар миңа авызларын ачып, тешләрен ыржайта.+ 14  Мин су шикелле түгеләм,Бөтен сөякләрем каймыкты. Йөрәгем балавыздай булды,+Кыюлыгым эри эчемдә.+ 15  Көчем чүлмәк кыйпылчыгы сыман кибеп бетте,+Телем аңкавыма ябыша.+ Син мине гүргә иңдерәсең.+ 16  Дошманнарым мине этләр сыман чолгап ала,+ Алар мине явызлар өере кебек сырып ала,+ Арысландай, аяк-кулларыма ташлана.+ 17  Мин бар сөякләремне санап чыга алам.+ Алар мине күз алмый күзәтә. 18  Алар өс киемемне бүлешә,Киемем өчен жирәбә сала.+ 19  Ләкин син, и Йәһвә, миннән ерак торма.+ Син — минем көч-куәтем, миңа ярдәмгә ашык.+ 20  Җанымны кылычтан сакла,Газиз гомеремне этләр тырнагыннан* коткар.+ 21  Арыслан авызыннан+ һәм кыргый үгезләр мөгезеннән коткар мине. Җавап бир миңа һәм коткар мине. 22  Синең исемеңне кардәшләремә игълан итәрмен,+Җыелышта сине мактармын.+ 23  Йәһвәне тирән хөрмәт итүчеләр, аны мактагыз! Ягъкубның бөтен нәселе,* аны данлагыз!+ Исраилнең бөтен нәселе,* аңа карата тирән ихтирамлы булыгыз. 24  Чөнки ул җәбер күрүченең газабына түбәнсетеп, җирәнеп карамады.+ Ул аңардан йөзен бормады.+ Ярдәм сорап аваз салган чагында аны ишетте.+ 25  Мин сине зур җыелышта мактармын.+ Биргән вәгъдәләремне сине тирән хөрмәт итүчеләр алдында үтәрмен. 26  Юашлар ашап-эчеп, тук булыр,+Йәһвәне эзләүчеләр аны мактар.+ Аларның йөрәкләре мәңге типсен. 27  Бөтен җир йөзе Йәһвәне искә төшереп, аңа борылыр. Халыкларның бөтен кабиләләре аңа сәҗдә кылыр.+ 28  Чөнки Йәһвә — Патша,+Ул халыклар өстеннән идарә итә. 29  Майда йөзүчеләрнең барысы ашап-эчеп, сәҗдә кылыр,Җир куенына керәчәк һәркем аның алдында тез чүгәр. Берсе дә үз җанын саклап кала алмас. 30  Аларның токымнары* аңа хезмәт итәр. Киләсе буынга Йәһвә турында хәбәр ителер. 31  Алар, килеп, аның тәкъвалыгы турында сөйләр,Әле туачак халыкка аның эшләре хакында игълан итәр.

Искәрмәләр

Күрәсең, көй яки музыка стиле.
Яки «мактаулары арасында (өстеннән) тәхеттә утырасың».
Яки «алар оятка калмады».
Яки «Мин кешеләр өчен адәм мәсхәрәсе булдым».
Сүзгә-сүз «кулыннан».
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз орлык.