Зәбур 24:1—10

  • Данлыклы патша капкадан керә

    • Җир — Йәһвәнеке (1)

Давытның мәдхиясе. Җыр. 24  Җир һәм җир йөзендәге бар нәрсә,Җир һәм анда яшәүчеләр — Йәһвәнеке.+  Ул җирне диңгезләр өстенә нык урнаштырган+Һәм елгалар өстенә нык беркеткән.  Йәһвәнең тавына кем менә ала?+ Аның изге урынына кем күтәрелә ала?  Эшләре тел тидергесез һәм йөрәге саф кеше,+Минем гомерем* белән ялган ант бирмәүчеҺәм алдап ант итмәүче кеше.+  Ул Йәһвәдән фатихалар алыр,+Коткаручысы Аллаһы күзендә тәкъва* дип табылыр.+  Бу — Аллаһыны эзләүчеләрнең,Синең хуплавыңны* эзләүчеләрнең буыны, и Ягъкуб Аллаһысы. (Села)  Капка башлары, күтәрелегез;+Борынгы ишекләр, ачылыгыз,*Данлыклы Патша керсен!+  Бу данлыклы Патша кем ул? Кодрәтле һәм куәтле Йәһвә,+Сугышта тиңе булмаган Йәһвә.+  Капка башлары, күтәрелегез,+ Борынгы ишекләр, ачылыгыз,Данлыклы Патша керсен! 10  Бу данлыклы Патша кем ул? Гаскәрләр Иясе Йәһвә, ул — данлыклы Патша.+ (Села)

Искәрмәләр

Яки «Минем җаным». Монда кешеләрнең Йәһвәнең гомере белән ант бирүе турында сүз бара.
Яки «гадел».
Яки «илтифатыңны».
Яки «күтәрелегез».