Зәбур 25:1—22

  • Җитәкчелек һәм кичерү турында үтенеч

    • «Мине үз сукмакларыңнан йөрергә өйрәт» (4)

    • Йәһвә белән якын дуслык (14)

    • «Бөтен гөнаһларымны ярлыкагыл» (18)

Давытның мәдхиясе. א [әлиф] 25  И Йәһвә, сиңа дәшәм* мин. ב [бәт]  Ходаем, сиңа таянам мин,+ Оятка калмасам иде.+ Дошманнарым кайгыма шатланмасын.+ ג [гимел]  Сиңа өметләнүчеләрнең берсе дә оятка калмас,+Ләкин бер сәбәпсез мәкер коручыларны хурлык көтә.+ ד [дәлит]  И Йәһвә, миңа үз юлларыңны күрсәт,+Мине үз сукмакларыңнан йөрергә өйрәт.+ ה [хе]  Мине хакыйкать юлыңда йөрт һәм өйрәт,+Чөнки син Коткаручы Аллаһым. ו [вав] Мин һәрвакыт сиңа өметләнәм. ז [зәйин]  И Йәһвә, һәрвакыт күрсәтә килгән*+Шәфкатеңне һәм тугры мәхәббәтеңне исеңә төшер.*+ ח [хет]  Яшьлегемдә кылган гөнаһларымны һәм җинаятьләремне искә алма. Тугры мәхәббәтең буенча,+Мәрхәмәтең хакына мине искә төшер, и Йәһвә.+ ט [тет]  Йәһвә игелекле һәм намуслы,+Шуңа күрә ул гөнаһлыларны дөрес юлга күндерә.+ י [йод]  Ул юашларны дөрес юлдан* йөртер,+Юашларны үз юлына өйрәтер.+ כ [каф] 10  Килешүен+ һәм искә төшерүләрен+ тотучылар өченЙәһвәнең бөтен юллары тугры мәхәббәт һәм тугрылык белән тулы. ל [ләмид] 11  Исемең хакына, и Йәһвә,+Кылган гөнаһым зур булса да, кичер. מ [мем] 12  Йәһвәне тирән хөрмәт итүче кеше кем ул?+ Ул аны үзе сайлар юлга күндерер.+ נ [нун] 13  Ул Аллаһының игелеген татыр,+Һәм аның токымнары* җиргә ия булыр.+ ס [сәмих] 14  Йәһвәне тирән хөрмәт итүчеләр аның белән якын дуслыкка ия,+Һәм ул аларга үз килешүен белдерә.+ ע [әйин] 15  Күзләремне һәрчак Йәһвәгә юнәлтәм,+Чөнки ул минем аякларымны ятьмәдән коткарачак.+ פ [пе] 16  Миңа йөзеңне бор һәм илтифат кыл,Мин бит ялгыз, ярдәмгә мохтаҗ. צ [тсаде] 17  Күңел кайгыларым күбәйде,+Газаплануымнан азат ит мине. ר [реш] 18  Газап һәм бәла кичерүемне күр,+Бөтен гөнаһларымны ярлыкагыл.+ 19  Кара, дошманнарым нихәтле күпҺәм нәфрәтләре никадәр ачы. ש [шин] 20  Җанымны сакла һәм коткар мине.+ Миңа оятка калырга бирмә, чөнки синдә сыеныч таптым. ת [тау] 21  Сафлыгым һәм намуслылыгым мине якласын иде,+Чөнки өметем — синдә бит.+ 22  И Ходаем, Исраилне барлык кайгы-хәсрәтеннән коткар.*

Искәрмәләр

Яки «җанымны сиңа илтәм».
Яки «борынгы вакытлардан бирле күрсәтә килгән».
Яки «истә тот».
Сүзгә-сүз «хөкемнәр буенча».
Сүзгә-сүз «орлыклары».
Сүзгә-сүз «йолып ал».