Зәбур 26:1—12

  • Сафлык юлыннан йөрү

    • «И Йәһвә, тикшер... мине» (2)

    • Начар аралашудан саклану (4, 5)

    • «Мәзбәхең тирәли әйләнеп чыгармын» (6)

Давытның мәдхиясе. 26  И Йәһвә, хөкем ит мине, чөнки мин сафлыгым юлыннан йөрдем.+ Сиңа мин, Йәһвә, икеләнмичә таяндым.+  И Йәһвә, тикшер, сына мине. Яшерен уйларымны* һәм йөрәгемне сафландыр.+  Чөнки синең тугры мәхәббәтең һәрвакыт минем алдымда,Һәм мин синең хакыйкать юлыңнан йөрим.+  Мин ялганчы кешеләр белән аралашып утырмыйм,+Чын йөзләрен яшерүчеләрдән сакланып йөрим.  Мин явыз бәндәләр өерен нәфрәт итәм,+Бозыклар белән аралашып утырудан баш тартам.+  Гаепсез булуымны күрсәтеп, кулларымны юармынҺәм мәзбәхең* тирәли әйләнеп чыгармын, и Йәһвә.  Моны рәхмәт сүзләре яңгырасын өчен,+Гаҗәеп эшләреңне игълан итәр өчен эшләрмен.  Йәһвә, мин синең яшәгән йортыңны+Синең даның торган урынны яратам.+  Мине* гөнаһ кылып йөрүчеләр белән бергә себереп түкмә,+Гомеремне рәхимсез* кешеләрнеке белән бергә өзмә, 10  Аларның куллары хурлыклы эшләрдә катнаша,Уң куллары ришвәт белән тулы. 11  Мин исә сафлыгым юлыннан йөрермен. Коткар* мине һәм илтифат күрсәт миңа.* 12  Аягым тигез җирдә тора,+Зур җыелышта мин Йәһвәне мактармын.+

Искәрмәләр

Яки «Иң тирән хис-тойгыларымны». Сүзгә-сүз «Бөерләремне».
Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.
Яки «Җанымны».
Яки «кан коюда гаепле».
Сүзгә-сүз «Йолып ал».
Яки «мине хуп күр».