Зәбур 27:1—14
Давытның мәдхиясе.
27 Йәһвә яктылыгым+ һәм Коткаручым минем.
Миңа кемнән куркырга?+
Йәһвә — тормышым таянычы.+
Миңа кемнән тетрәп куркып торырга?
2 Явыз бәндәләр мине йотарга дип һөҗүм иткәндә,+Миңа каршы килүчеләр һәм дошманнар абынып егылды.
3 Хәтта миңа каршы гаскәр лагерь корып урнашса да,Йөрәгем алынмас.+
Хәтта миңа каршы яу чыкса да,Ышанычым какшамас.
4 Йәһвәдән мин бер генә нәрсә сорадым,Шуны эзләрмен дә:
Йәһвәнең күркәмлеген күрер өчен,Аның гыйбадәтханәсенә* сокланып* карап торыр өчен,+Гомеремнең бар көннәрендә Йәһвәнең йортында буласым килә.+
5 Бәла килгән көнне ул мине үзенең ышык урынына яшерер,+Үз чатырындагы яшерен урынга качырыр,+Мине биек бер кыя өстенә куяр.+
6 Менә, чолгап алган дошманнарым өстеннән башым югары тора.
Аның чатырында мин шатлык авазлары белән корбаннар китерермен.
Мин Йәһвәгә мәдхияләр җырлармын.*
7 Ялварган чагымда ишет мине, и Йәһвә,+Миңа илтифат кыл һәм җавап бир.+
8 Йөрәгем синең исемеңнән:
«Мине* эзлә»,— диде.
И Йәһвә, сине эзләрмен мин.+
9 Миннән йөзеңне борма.+
Ачуың чыгып, хезмәтчеңне читкә какма.
Син — минем ярдәмчем,+Ташлама мине, калдырма, Коткаручы Аллаһым.
10 Хәтта әтием һәм әнием мине ташласа да,+Йәһвә ташламас, үзе мине сыендырыр.+
11 Мине үз юлыңа өйрәт, и Йәһвә,+Дошманнарымнан саклап, мине намуслылык сукмагыннан алып бар.
12 Дошманнарым ихтыярына бирмә мине,+Чөнки миңа каршы ялган шаһитләр күтәрелде,+Алар миңа җәберләү белән яный.
13 Тереләр арасында Йәһвәнең яхшылыгын күрәчәгемәИманым булмаган булса, мин хәзер кайда булыр идем?!*+
14 Өметеңне Йәһвәгә багла,+Кыю һәм нык бул.+
Әйе, өметеңне Йәһвәгә багла.
Искәрмәләр
^ Яки «изге урынына».
^ Яки «тирән уйга батып».
^ Яки «көй уйнармын».
^ Сүзгә-сүз «Йөземне».
^ Я, бәлки, «Иманым камил».