Зәбур 28:1—9
-
Аллаһы мәдхия җырлаучының догасын ишетә
-
«Йәһвә көч-куәтем һәм калканым минем» (7)
-
Давытның мәдхиясе.
28 Кыям минем Йәһвә,+ сине чакырам мин,Миңа колак салмый калма.
Әгәр дәшми калсаң,Мин гүргә+ керүчеләр кебек булырмын.
2 Сиңа ярдәм сорап ялварганда,Изге урыныңның иң эчке бүлмәсенә таба кулларымны күтәргәндә,+Үтенечләремне ишет.
3 Мине явызлар белән, зарар кылучылар белән бергә себереп түкмә.+
Алар якыннары белән тыныч сөйләшә, күңелләре исә яманлык белән тулы.+
4 Аларга гамәлләренә,+Яман эшләренә карап түлә.
Аларга куллары кылган эшләренә,Кылмышларына карап тиешлесен бир.+
5 Алар бит Йәһвәнең эш-гамәлләренә дә,+Куллары башкарган эшләренә дә игътибар итми.+
Ул аларны җимерер һәм торгызмас.
6 Йәһвә макталсын,Чөнки ул ярдәм сорап ялынуларымны ишетте.
7 Йәһвә көч-куәтем+ һәм калканым+ минем.
Йөрәгем аңа таяна.+
Мин аңардан ярдәм күрдем, шуңа күңелем сөенә,Мин аны җырым белән мактармын.
8 Йәһвә үз халкы өчен көч-куәт,Ул — үзенең майланганына бөек коткару бирүче ныгытма.+
9 Халкыңны коткар һәм мирасыңны фатихала.+
Аларга көтүче бул һәм кулларыңда аларны мәңге күтәреп йөрт.+