Зәбур 3:1—8
Давытның үз улы Әбессәламнән качкан чагында язган җыры.+
3 И Йәһвә, ни өчен дошманнарым шулкадәр күбәйде?+
Нигә шулкадәр күп кеше миңа каршы күтәрелә?+
2 Күпләр минем турында:
«Аллаһы аны коткармас»,— диләр.+ (Села)*
3 Әмма син, и Йәһвә, мине калкандай һәр яктан яклыйсың,+Син минем даным,+ син башымны калкытасың.+
4 Мин аваз салып, Йәһвәне чакырырмын,Һәм ул миңа изге тавыннан җавап бирер.+ (Села)
5 Мин ятып йоклармынҺәм исән-имин уянырмын,Чөнки Йәһвә миңа гел булышып тора.+
6 Һәр яктан миңа каршы чыкканДистәләгән меңнәрдән дә мин курыкмам.+
7 И Йәһвә, күтәрел! И Раббым, коткар мине!+
Син бар дошманнарымның авызын җимерерсең,Бозыкларның тешләрен коеп төшерерсең.+
8 И Йәһвә, син — Коткаручы.+
Синең фатихаң — халкың өстендә. (Села)