Зәбур 30:1—12
-
Кайгы шатлыкка әйләнә
-
Аллаһы илтифаты — гомерлек (5)
-
Йортны багышлау җыры. Давытның мәдхиясе.
30 Сине югарылармын мин, и Йәһвә, чөнки син мине коткардың,*Дошманнарыма минем өстән тантана итәргә бирмәдең.+
2 И Йәһвә Аллаһым, сиңа ярдәм сорап ялвардым мин, һәм син мине савыктырдың.+
3 И Йәһвә, син мине Кабердән* күтәрдең,+Гомеремне саклап калдың, гүргә төшертмәдең.+
4 Йәһвәгә мәдхияләр җырлагыз,* әй аның тугры бәндәләре,+Аның изге исеменә* рәхмәтләр белдерегез.+
5 Чөнки аның ачуы — тик бер мизгел генә,+Ә илтифаты* — гомерлек.+
Кичен елау килсә, иртән шатлык авазлары яңгырый.+
6 Хафасыз чагымда мин:
«Һичкайчан какшамам»*,— дидем.
7 И Йәһвә, миңа илтифатлы булганда,* син мине тау кебек нык иттең.+
Йөзеңне борганда исә, мине көчле курку биләп ала иде.+
8 Сиңа кат-кат дәштем мин, и Йәһвә;+Йәһвәгә илтифат итүен сорап ялвардым мин.
9 Үлүемнән,* гүргә+ төшүемнән ни файда?
Туфрак сине мактармы?+ Тугрылыгың турында сөйләрме?+
10 И Йәһвә, ишет мине, илтифат күрсәт миңа.+
И Йәһвә, ярдәмчем бул.+
11 Син кайгымны биюгә әйләндердең,Матәм киемемне салдырып, мине шатлыкка киендердең,
12 Мин* сине мактап җырлый алсын һәм өнсез булмасын өчен шулай эшләдең.
И Йәһвә Аллаһым, мин сине мәңге мактармын.
Искәрмәләр
^ Яки «тартып чыгардың».
^ Яки «көй уйнагыз».
^ Сүзгә-сүз «изгелегенең истәлегенә».
^ Яки «хуплавы».
^ Яки «чайкалмам».
^ Яки «мине хуп күргәндә».
^ Сүзгә-сүз «Канымнан».
^ Сүзгә-сүз «Даным».