Зәбур 31:1—24
Дирижер өчен. Давытның җыры.
31 Синдә, и Йәһвә, мин сыеныч таптым.+
Беркайчан да оятка калмасам иде.+
Тәкъвалыгың буенча коткар мине.+
2 Миңа колак сал,*Мине коткарырга ашык.+
Саклап калу өчен, миңа таулы ныгытма,Ныгытылган урын бул.+
3 Син бит кыяташым һәм ныгытмам минем,+Үз исемең хакына+ син мине алып барасың, йөртәсең.+
4 Яшерен куелган ятьмәләрдән син мине азат итәрсең,+Чөнки син — ныгытмам минем.+
5 Синең кулыңа рухымны тапшырам мин.+
Син мине йолып алдың, и Йәһвә, хакыйкать Аллаһысы.*+
6 Файдасыз, буш потларга табынучыларны* мин нәфрәт итәм.
Миңа килгәндә, мин Йәһвәгә таянып яшим.
7 Мин синең тугры мәхәббәтеңә чиксез куанырмын,Чөнки син кайгы-хәсрәтемне күрдең,+Син ачы газабымны* беләсең.
8 Син мине дошман кулына бирмичә,Куркынычсыз* урынга бастырасың.
9 Илтифат күрсәт миңа, и Йәһвә, чөнки мин газап чигәм.
Газапланудан күзләрем начарайды,+ бөтен тәнем* хәлсезләнеп бетте.+
10 Гомерем — кайгы,+Елларым иңрәү белән тулы.+
Гөнаһларым аркасында көчем кими,Сөякләрем хәлсезләнә бара.+
11 Бөтен дошманнарым,Аеруча якыннарым, миннән мыскыллап көлә.+
Танышларым өчен мин коточкыч нәрсә булып киттем.
Мине урамда күрсәләр, качалар.+
12 Алар мине үз күңелләреннән алып ташлады да онытты, әйтерсең лә мин үлгән.
Мин ватык чүлмәк шикелле.
13 Мин күп яман хәбәрләр ишетәм,Мине курку чолгап ала.+
Бердәй булып миңа каршы җыелганда,Алар җанымны алырга дип хәйлә кора.+
14 Ә мин, и Йәһвә, сиңа таянам.+
«Син минем Аллаһым»,— дип игълан итәм.+
15 Гомерем синең кулыңда.
Дошманнарым һәм эзәрлекләүчеләр кулыннан коткар мине.+
16 Үз хезмәтчеңә якты йөз күрсәт.+
Тугры мәхәббәтең буенча мине коткар.
17 И Йәһвә, сиңа ялваргачтын, хурлыкка калмасам иде.+
Явызлар хурлыкка төшсен,+Кабердә* алар тынсыз калсын.+
18 Һаваланып тәкъва кеше турында тәкәбберлек белән һәм мыскыллап сөйләүчеЯлган телләр өнсез булсын.+
19 Яхшылыкка син шундый бай!+
Син аны үзеңне тирән хөрмәт итүчеләр өчен саклап тотасың,+Үзеңдә сыеныч табучылар хакына бар кешеләр алдында күрсәтәсең.+
20 Син аларны кешеләрнең хәйләсеннән
Үз яныңдагы яшерен урынга качырырсың,+Син аларны яман телләр һөҗүменнәнЫшык урыныңа яшерерсең.+
21 Йәһвә макталсын,Чөнки камаулы шәһәрдә+ булган чагымда ул миңа гаҗәеп итеп тугры мәхәббәтен күрсәтте.+
22 Ә мин куркуга төшеп:
«Мине синең каршыңнан юк итәчәкләр»+,— дидем.
Әмма син ярдәм сорап ялваруымны ишеттең.+
23 Йәһвәгә тугры булганнарның барысы, аны яратыгыз!+
Йәһвә тугрыларны яклый,+Ә тәкәббер булган һәркемгә ул тулысы белән кайтара.+
24 Йәһвәне сабырлык белән көткәннәрнең барысы,+Кыю булыгыз һәм йөрәкләрегез нык булсын.+
Искәрмәләр
^ Яки «Мине иелеп тыңла».
^ Яки «тугры Аллаһы».
^ Яки «багышланучыларны».
^ Яки «җан газапларымны».
^ Яки «Иркен».
^ Яки «җаным һәм эчем».