Зәбур 32:1—11

  • Кичерелгән кешеләр бәхетле

    • «Мин сиңа үз гөнаһымны ачып салдым» (5)

    • Аллаһы аңлау сәләте бирә (8)

Давытның мәдхиясе. Маски́л.* 32  Җинаяте кичерелгән, гөнаһы гафу ителгән кеше бәхетле.+  Йәһвә гаепле дип санамаган,+Күңелендә хәйлә булмаган кеше бәхетле.  Дәшми йөргән чагымда көннәр буе ыңгырашудан сөякләрем кибеп бетте.+  Чөнки көне-төне синең кулың* минем өстемдә авыр йөк булып торды.+ Көчем,* җәйнең коры эссе көнендәге су кебек, юк булды. (Села)  Ахыр чиктә, мин сиңа үз гөнаһымны ачып салдым,Гаебемне яшермәдем.+ Мин: «Җинаятьләремне Йәһвәгә ачармын»+,— дидем. Шунда син гаебемне һәм гөнаһларымны кичердең.+ (Села)  Шуңа күрә, сине эзләп табу әле мөмкин булганда,+Һәр тугры кеше сиңа дога кылачак.+ Шулчак хәтта су ташкыннары да аңа ирешмәс.  Син минем өчен ышык урын,Мине газаптан яклап калырсың.+ Коткарып, мине шатлыклы авазлар белән уратып алырсың.+ (Села)  «Мин сиңа аңлау сәләте бирермен һәм сине дөрес юлга өйрәтермен.+ Сиңа киңәш биреп, сине күзәтермен.+  Акылы булмаган ат я качыр кебек булма;+Үзеңә якын китерер алдыннанАларга йөгән я тезген салып, холыкларын тыярга кирәк». 10  Явызларның кайгысы күп,Ә Йәһвәгә таянучыны аның тугры мәхәббәте чолгап ала.+ 11  Әй тәкъва кешеләр, Йәһвәнең кылган эшләренә сөенегез һәм шат булыгыз. Йөрәкләре намуслы кешеләрнең барысы, шатланып аваз салыгыз.

Искәрмәләр

Яки «канәгатьсезлегең».
Яки «Яшәү сутым».