Зәбур 33:1—22

  • Барлыкка Китерүчене мактау

    • «Аңа яңа җыр җырлагыз» (3)

    • Һәрнәрсә Йәһвәнең сүзе һәм рухы белән яратылган (6)

    • Йәһвәнең халкы бәхетле (12)

    • Йәһвәнең күзләре күзәтә (18)

33  Әй тәкъвалар, Йәһвәнең кылган эшләренә куанып аваз салыгыз.+ Намуслыларга аны мактау килешә.  Йәһвәгә арфа уйнап рәхмәтләр белдерегез,Ун кыллы музыка коралында уйнап, аңа мәдхияләр җырлагыз.  Аңа яңа җыр җырлагыз,+Кылларны оста чиертеп, шатлыклы аваз салыгыз.  Чөнки Йәһвәнең сүзе хак,+Башкарган һәр эше ышанычка лаек.  Ул тәкъвалык белән гаделлекне ярата.+ Җир йөзе Йәһвәнең тугры мәхәббәте белән тулы.+  Йәһвәнең сүзе белән күкләр булдырылган,+Аның рухы* белән андагы һәрнәрсә* яратылган.  Ул диңгез суларын буа шикелле җыя,+Ярсулы суларны амбарларга туплый.  Бөтен җир Йәһвәне тирән хөрмәт итсен,+Җир йөзендә яшәүчеләр аңа курку-хөрмәт күрсәтсен.  Ул әйтте — һәм шулай булды,+Боерды — һәм нык урнашты.+ 10  Йәһвә халыкларның ниятләрен җимерә,+Ул кешеләрнең уй-исәпләрен боза.+ 11  Ә Йәһвәнең ниятләре — мәңгелек,+Күңелендәге уйлары — буыннан-буынга. 12  Аллаһысы Йәһвә булган халык бәхетле,+Ул үзенә милек итеп сайлап алган халык бәхетле.+ 13  Йәһвә күктән түбәнгә карый,Ул адәм балаларының барысын да күреп тора.+ 14  Яшәү урыныннанУл җирдә яшәүчеләрне күздән кичерә. 15  Ул һәркемнең йөрәген балчык савыт ясагандай ясый,Аларның бөтен эшләрен тикшерә.+ 16  Патшаны — күпсанлы гаскәре,+Куәтле кешене бөек көче коткара алмый.+ 17  Ат — котылу* өчен ялган өмет,+Аның зур көче коткару китермәс. 18  Менә, Йәһвәнең күзләре үзен тирән хөрмәт итүчеләрне,+Тугры мәхәббәтенә өмет баглаучыларны күзәтә. 19  Ул аларны* үлемнән коткарыр өчен, Ачлык вакытында исән калдырыр өчен шулай эшли.+ 20  Без Йәһвәне көтәбез. Ул безнең ярдәмчебез һәм калканыбыз.+ 21  Күңелләребез аңа бик сөенә,Чөнки без аның изге исеменә өметләнәбез.+ 22  И Йәһвә, без сине көткән арада+Тугры мәхәббәтең безнең белән булсын иде.+

Искәрмәләр

Яки «Авызының сулышы».
Сүзгә-сүз «бар гаскәре».
Яки «җиңү».
Яки «җаннарын».