Зәбур 35:1—28

  • Дошманнардан коткару турында үтенү

    • Дошманнар куып җибәреләчәк (5)

    • Аллаһыны халык төркемнәре арасында мактау (18)

    • Бер сәбәпсез нәфрәт итәләр (19)

Давытның мәдхиясе. 35  И Йәһвә, миңа каршылык күрсәтүчеләргә каршы алып барылган эшемдә мине якла.+ Минем белән көрәшүчеләргә каршы көрәш.+  Кечкенә һәм зур калканыңны ал да,+Килеп, миңа ярдәм ит,+  Сөңгеңне һәм сугыш балтаңны* эзәрләүчеләремә каршы күтәр.+ Миңа: «Мин синең Коткаручың»+,— дип әйт.  Җанымны аулаучылар оятка калсын һәм хурлыкка төшсен.+ Мине юк итәргә ниятләүчеләр мәсхәрәгә калып, артка чигенсен.  Алар җил очырган кибәк сыман булсын,Йәһвәнең фәрештәсе аларны куып җибәрсен.+  Аларның юлы караңгы һәм тайгак булсын,Йәһвәнең фәрештәсе аларны эзәрлекләп барсын.  Чөнки алар мине һич сәбәпсез тотып алу өчен яшерен ятьмә куйды,Җаным өчен һич сәбәпсез чокыр казыды.  Көтмәгәндә башларына бәла төшсен иде,Яшерен куйган ятьмәләренә үзләре эләксен иде,Шунда төшеп, һәлак булсыннар иде.+  Ә минем җаным Йәһвәдә сөенеч табар. Мин аның коткару китергән эшләренә шатланырмын. 10  Минем бөтен барлыгым болай дияр: «И Йәһвә, кем синең күк? Син ярдәмчесез кешене үзеннән көчлерәк булганнардан,+Ярдәмчесез һәм ярлы кешене талаучыларыннан коткарасың».+ 11  Усал ниятле шаһитләр алга чыгып,+Мин белмәгән нәрсәләр турында сорыйлар. 12  Җанымны югалту ачысына дучар итеп,Алар кылган яхшылыгыма яманлык белән кайтара.+ 13  Ә мин, алар авырганда, матәм киеменә киендем,Ураза тотып, җанымны тилмерттемҺәм алар өчен кылган догам җавапсыз кайтканда, 14  Алар өчен кайгырып, дустым я кардәшем турында елагандай еладым,Үз әнисе турында кайгырып елаган кеше шикелле, мин кайгыдан сыгылып төштем. 15  Ә мин абынганда, алар сөенеп, бергә җыелдылар,Сагалап, мине харап итәр өчен бергә җыйналдылар. Алар мине өзгәләделәр һәм бер дә тынмадылар. 16  Имансызлар миннән мәсхәрәләп көлә,*Миңа каршы тешләрен шыкырдата.+ 17  И Йәһвә, күпме инде син карап кына торырсың?+ Җанымны аларның һөҗүмнәреннән,+Газиз гомеремне яшь арысланнардан коткар.+ 18  Шулчак мин сиңа зур җыелышта рәхмәтләр белдерермен,+ Сине зур халык төркемнәре арасында мактармын. 19  Мине һич сәбәпсез дошман күрүчеләр өстемнән тантана итмәсен,Мине бер сәбәпсез нәфрәт итүчеләр+ хәйләләп күз кысышмасын иде.+ 20  Чөнки алар тынычлык сүзләре сөйләми,Ә җир йөзендә тыныч яшәүчеләргә каршы хәйлә кора.+ 21  Алар мине гаепләргә дип авызларын киң ачып: «Һе, һе! Күзләребез моны күрә»,— диләр. 22  И Йәһвә, син бит моны күреп торасың, дәшми калма.+ И Йәһвә, миннән ерак торма.+ 23  Мине яклау өчен, уян һәм күтәрел,И Раббым Йәһвә, мине хөкем эшемдә яклап чык. 24  Үз тәкъвалыгың буенча хөкем ит мине,+ и Йәһвә Аллаһым,Алар өстемнән тантана итмәсен. 25  Алар беркайчан да үз-үзенә: «Һе, без теләгәнчә булды!» — димәсеннәр иде. Алар беркайчан да: «Без аны кабып йоттык»,— димәсеннәр иде.+ 26  Кайгыма шатланучыларның барысы даОятка калсын һәм мәсхәрәгә төшсен. Үзләрен миннән өстен куючылар оятка һәм хурлыкка чорналсын. 27  Әмма тәкъва булуымны хуш күрүчеләр шатланып аваз салсын,Алар бертуктаусыз: «Йәһвә зурлансын, ул үз хезмәтчесенең тынычлыкта торуын хуш күрә»,— дисеннәр.+ 28  Шулчак телем синең тәкъвалыгыңны бәян итәр*+Һәм көнозын сине мактар.+

Искәрмәләр

Яки «ике яклы балтаңны».
Я, бәлки, «Бер сынык икмәк өчен мыскыллап көлүче имансызлар».
Яки «акрын тавыш белән сөйләр».