Зәбур 38:1—22

  • Тәүбә итүченең җан газабы кичергәндә әйткән догасы

    • Йәһвә үзен көткәннәрне ишетә (15)

    • «Гөнаһым аркасында хафага төштем» (18)

Давытның истәлек итеп* язылган җыры. 38  И Йәһвә, мине ачуың белән шелтәләмә,Ярсуың белән дә мине төзәтмә.+  Чөнки укларың миңа тирән кадалды,Синең кулың мине баса.+  Ачуың аркасында тәнемдә авыртмаган җирем юк. Гөнаһларым аркасында сөякләремдә тынычлык юк.+  Чөнки гөнаһларым баштан ашып, өстемдә тора,+Алар бик күп һәм минем өчен күтәрә алмаслык авыр йөк шикелле.  Акылсызлыгым аркасындаЯраларым сасы ис чыгарып эренли.  Мин интегәм һәм тәмам боектым,Көне буе күңелсезләнеп йөрим.  Эчем яна,Бөтен тәнем сызлый.+  Мин катып калдым һәм бөтенләй йончып беттем,Йөрәгем әрнүеннән каты ыңгырашам.*  И Йәһвә, бөтен теләкләрем синең алдыңда,Көрсенүләрем синең өчен яшерен түгел. 10  Йөрәгем дөп-дөп тибә, көчем бетте,Күзләремнең нуры китте.+ 11  Дусларым һәм иптәшләрем җәрәхәтем аркасында миннән читләшә,Якын танышларым үзләренә якын җибәрми. 12  Җанымны эзләүчеләр тозаклар кора. Миңа зыян китерергә теләүчеләр мине һәлак итү турында сөйли.+ Алар көне буе хәйлә уйлап йөри. 13  Ә мин, саңгырау шикелле, тыңламыйм,+Телсез кеше шикелле, ләм-мим дәшмим.+ 14  Мин үзен яклап бернәрсә дә әйтә алмаган,Колакка каты кеше кебек булып киттем. 15  Чөнки сине көттем мин, и Йәһвә,+Һәм син миңа җавап бирдең, и Йәһвә Аллаһым.+ 16  Мин: «Алар минем өстән тантана итмәсен,Аягым тайса, масаеп йөрмәсеннәр иде»,— дидем. 17  Мин бит йончып егылу хәленә җиттем,Әрнүем һич басылмады.+ 18  Мин җинаятемне яшермәдем,+Гөнаһым аркасында хафага төштем.+ 19  Ә дошманнарым елгыр* һәм куәтле,*Мине бер сәбәпсез нәфрәт итүчеләр ишәйде. 20  Алар яхшылыгыма яманлык белән кайтарды,Яхшылыкка омтылганым өчен, гел каршылык күрсәтеп торды. 21  И Йәһвә, мине калдырма. И Раббым, миннән ерак торма.+ 22  Миңа ярдәм итәргә ашык,И Йәһвә, Коткаручым минем.+

Искәрмәләр

Яки «искә төшерү буларак».
Яки «үкерәм».
Сүзгә-сүз «тере».
Я, бәлки, «Ә һич юктан дошман булып китүчеләр күп».