Зәбур 39:1—13

  • Гомернең кыскалыгы

    • Кеше нибары сулыш кына (5, 11)

    • «Күз яшьләремне күрми калма» (12)

Дирижер өчен: ядиту́н.*+ Давытның җыры. 39  Мин: «Телем белән гөнаһ кылмас өчен,+Адымымны күзәтермен,Явыз бәндә янымда булганда,Авызыма авызлык кидерермен»+,— дидем.  Мин сүзсез, өнсез булдым,+Хәтта яхшылык хакында да авызымны ачмадым,Ә әрнүем бәгыремне телгәләде.*  Эчемдә йөрәгем пыскып янды. Уйланган* чагымда, мин ут кебек яндым. Шулчак мин болай дидем:  «И Йәһвә, ахырым нинди буласын,Көннәрем саны күпме икәнен белергә ярдәм ит,+Шунда мин гомеремнең никадәр кыска икәнен күрермен.  Әйе, син көннәремне санаулы иттең,*+Һәм гомерем озынлыгы синең алдыңда берни түгел.+ Һичшиксез, һәр кеше, никадәр нык булып күренмәсен, нибары сулыш кына.+ (Села)  Чыннан да, кеше гомере күләгә шикелле. Ул юкка гына мәшәкатьләнә. Ул байлык туплый, ә аның кемгә калырын белми.+  Алайса, нә́рсәгә өметләнергә соң миңа, и Йәһвә? Син — бердәнбер өметем.  Бөтен җинаятьләремнән коткар мине.+ Акылсыз кешегә мине хурларга ирек бирмә.  Мин тавыш-тынсыз кала бирдем. Бу синең эшең булганга,+Мин авыз ачып сүз әйтә алмадым.+ 10  Китергән бәлаңне миннән алып куй. Кулың мине харап иткәнгә, мин йончып беттем. 11  Син кешене гөнаһы өчен җәза биреп төзәтәсең,+Кадерләгән нәрсәләрен көя ашагандай юк итәсең. Һичшиксез, һәр кеше нибары сулыш кына.+ (Села) 12  Догамны ишет, и Йәһвә,Ярдәм сорап аваз салуымны тыңла.+ Күз яшьләремне күрми калма,Чөнки мин синең өчен тик килмешәк кенә,+Бөтен ата-бабаларым кебек үк, үтеп барган юлаучы гына.*+ 13  Гомерем өзелеп юк булганчы,Кырыс карашыңны ал миннән һәм күңелем күтәрелеп китәр».

Искәрмәләр

Яки «Ә әрнүем кузгалды».
Яки «Көрсенгән».
Яки «уч киңлеге кадәр бирдең».
Яки «күчеп килгән кеше генә».