Зәбур 4:1—8

  • Аллаһыга таянуны белдергән дога

    • «Ачуыгыз килсә дә, гөнаһ кылмагыз» (4)

    • «Мин тынычлыкта ятып йоклармын» (8)

Дирижер өчен: кыллы уен коралларында уйнап башкарыла. Давытның җыры. 4  И гадел* Аллаһым,+ сине чакырган чагымда, миңа җавап бир. Башыма төшкән бәла-казалардан котылу юлын ач.* Миңа илтифатлы бул һәм догамны ишет.  Әй бәндәләр, кайчанга хәтле сез мине хурларсыз? Кайчанга хәтле файдасыз нәрсәләрне яратырсыз һәм ялганны эзләрсез? (Села)  Белегез, Йәһвә тугры кешесенә аерым мөнәсәбәт күрсәтер,*Чакырган чагымда Йәһвә мине ишетер.  Ачуыгыз килсә дә, гөнаһ кылмагыз.+ Ятагыгызда ятканда әйтәсен эчтән генә әйтеп бетерегез дә дәшмәгез. (Села)  Тәкъвалыктан чыгып корбаннар китерегезҺәм Йәһвәгә таяныгыз.+  Күпләр: «Кем безгә яхшылык кылыр?» — дип әйтә. И Йәһвә, йөзеңнең яктылыгы безгә нур чәчсен иде.+  Син күңелемне шатлык белән тутырасың: Ул мул иген уңышы җыйган һәм күп яңа шәрабы булган кешеләрнең шатлыгыннан да зуррак.  Мин тынычлыкта ятып йоклармын,+Чөнки син генә, и Йәһвә, мине иминлектә яшәтәсең.+

Искәрмәләр

Яки «тәкъва».
Сүзгә-сүз «иркен урын бир».
Яки «үз тугрысын аерыр; үз тугрысын үзе өчен аерып куяр».